-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
24 гыйнвар 2023, 15:40

Авыргазы предприятиеләре “Башкортстан продукты” проектында катнаша

“Башкортстан продукты” проекты вәкилләренең Авыргазы районы Толбазы авылы җитештерүчеләр белән эшлекле очрашуы узды.

Авыргазы предприятиеләре “Башкортстан продукты” проектында катнаша
Авыргазы предприятиеләре “Башкортстан продукты” проектында катнаша

Аның барышында керамик сувенир продукциясе, икмәк-күмәч, макарон, кондитер әйберләре һәм ит ярымфабрикатлары җитештерү белән шөгыльләнүче өч оешма проект дипломантлары булырга әзер булуларын белдерделәр һәм катнашуга заявкалар бирделәр.

- Проектта катнашучылар саны даими рәвештә арта. Бүген ул бер сәүдә маркасы астында инде 678 азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товар җитештерүчеләрен берләштерде, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: