- XIX гасырның 80нче елларында ук Башкортстанда 30 металлургия заводы эшләде - 15 бакыр һәм 15 тимер эшкәртү заводы. Шул ук вакытта Көньяк Уралның тау заводын формалаштыруда Сембер сәүдәгәрләре Твердышевлар һәм Мясниковлар компаниясе төп рольне уйнады. Аларның заводларында Урал бакырының 30 проценттан артыгы җитештерелгән. Шулардан аеруча танылган комплекслар: Воскресенск, Верхоторск, Богоявленск, Белорет, Архангель, Благовещен һәм Преображенск заводлары. Бу тарихи мирас безнең көннәргә дә килеп җиткән. Шулай ук республикада башка сәнәгать объектлары да сакланып калган. Алар арасында: Стәрлетамакта - Казенный аракы заводы, Туймазы районында Түбән Троицкида - Алафузов фабрикасы, Бөредә Ландсберг спирт заводы һәм башкалар. Башкортстан территориясендә барлыгы 69 шундый объект бар. Сәнәгать архитектурасы һәйкәлләре кебек сакланган заводлар аерым тарихи кыйммәткә ия. Аларны саклап калу һәм популярлаштыру максатында сәнәгать мирасын үстерү стратегиясе эшләнде, - диде Андрей Назаров.
Мәдәни мирас объектларын саклап калу һәм популярлаштыру чараларын гамәлгә ашыру кирәклеге турында тулырак итеп республика мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе башлыгы вазыйфасын башкаручы Салават Кулбахтин сөйләде.
Фото: pravitelstvorb.ru