+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
24 гыйнвар 2023, 20:40

Юллар яңара

“Көнчыгыш коридорын” 2023 ел ахырына төзеп бетерү планлаштырыла

Юллар яңара
Юллар яңара

Башкортстанда иң зур инфраструктура проектын — Уфадан федераль әһәмияттәге М-5 “Урал” автомобиль трассасына чыгу юлын төзү дәвам итә. Проектның иң җаваплы өлешләреннән берсе — Караидел елгасы аша күпер. Бүгенге көндә аның әзерлеге якынча 70 процент тәшкил итә. 2022 елда әлеге юл төзелешенә 3,9 миллиард сум күләмендә бюджет акчалары каралган иде, шуның 3 миллиард сумы — федераль бюджеттан. Бүгенге көнгә еллык акча күләме үзләштерелгән.

Башкортстан Республикасының юл комплексы Идел буе федераль округында иң озыны исәпләнә. Башкортстан автомобиль юлларының озынлыгы 55 мең чакрымнан артык. Шуларның 787 чакрымы — федераль, 13,6 мең чакрымы – төбәк һәм муниципальара, ә 33,5 мең километры — урындагы юллар.
Проектның гомум бәясе — 33,5 миллиард сум. Финанслау федераль бюджет (19,99 миллиард сум), республика бюджеты (4,5 миллиард сум), концессионер (инвестор) акчалары (9,1 миллиард сум) исәбенә тормышка ашырыла. Көнчыгыш чыгу юлын (белгечләр телендә — коридор) төзүне 2024 елда тәмамлау планлаштырыла. Бу — Русиядәге дәүләт белән шәхси инвестор хезмәттәшлеген үз эченә алган иң зур проект. Русия Хөкүмәтенең 2019 елның августындагы карары нигезендә әлеге төзелешкә тәүге миллиардлар бүленде. ВТБ үсеш корпорациясе төзелешне финанслау өчен миллиардларча сум күләмендә кредит траншларын да җибәрә.
М-7 һәм М-5 федераль трассаларын тоташтыручы Уфадан көнчыгыш юнәлештә чыгу юлы 1,2 чакрымлы тоннельне, Караидел елгасы аша күпер һәм эстакадалы юлны үз эченә ала. Бу юлдан көн саен 20 меңнән артык автомашина үтәчәк. Уфаны кисеп чыга торган юл түләүле булачак. Әлеге проектны, тотрыклы финанслауны күздә тотып, 2023 ел ахырында — 2024 ел башында файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Караидел елгасы аша салынган яңа күпер төзелеше — бик катлаулы процесс һәм ул этаплап алып барыла. Күпер өслеге конструкцияләрен тоташтыру эшләрен 2023 елның гыйнварында төгәлләү планлаштырыла. Башкортстан концессия компаниясенең генеральный директоры Асабали Закавов белдерүенчә, күпернең гомум озынлыгы – 470 метр, металл конструкцияләренең авырлыгы – 5 мең тоннадан артык.
— Күпердә алты терәкне урнаштыру буенча эшләр тулы күләмдә башкарылды. Күпер конструкциясенең сул өлеше – 51 процентка, уң яктагысы 41 процентка эшләнгән, — дип өстәде ул.
2023 ел азагында объектны сафка бастырганнан соң, Салават Юлаев проспектыннан М-5 федераль трассасына 10 минут эчендә барып җитеп булачак.
Хәбәр ителүенчә, әлеге проект 2017 елда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте (концедент) һәм “Башкортстан концессия компаниясе” (концессионер) арасында төзелгән килешү кысаларында тормышка ашырыла. Концессия компаниясе акционерлары — ВТБ инфраструктура холдингы һәм “Limak Group” (Төркия) төзелеш һәм инвестиция холдингы.
Башкортстанда гамәлгә ашырыла торган күләмле янә бер инфраструктура проекты ул — М-12 трассасы төзелеше. Билгеле булуынча, Мәскәү — Казан маршруты буенча М-12 тиз йөрешле автомобиль юлын Екатеринбургка кадәр озайту турында Русия Президенты Владимир Путин 2021 елның 21 апрелендә Федераль җыелышка Юлламасында хәбәр иткән иде. “Казан — Екатеринбург” трассасы “Мәскәү — Казан” М-12 түләүле магистраленең дәвамы булачак.
Казаннан Екатеринбургка кадәр юл реконструкцияләнгән участоклардан торачак. Ягъни, Казаннан Екатеринбургка кадәр 810 чакрым юлның 288 чакрымы тулысынча яңа төзелеш буларак планлаштырылган. Аерым алганда, яңа 65 чакрымлы участок Татарстан чигеннән Башкортстанның Илеш районы территориясе буенча Дүртөйлегә кадәр Исәмәт, Югары Яркәй, Ишкар, Лаяшты һәм Әсән авылларын урап уза. Әлеге участок, асылда, М-7 трассасының дублеры булачак. Яңа трассаны төзү кысаларында шулай ук М-7 трассасының Башкортстан территориясендәге 69 чакрымы реконструкцияләнә. М-12не 2024 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла. Башкортстанда яңа трасса участогы Илеш, Дүртөйле, Борай һәм Тәтешле районнары аша узачак.
***
“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында 2023 елда Уфада юл-төзелеш чараларын тормышка ашыруга 2,3 миллиард сум күләмендә акча юнәлтеләчәк. Акча гомум озынлыгы 9,7 чакрым тәшкил иткән юлларны реконструкцияләүгә һәм ремонтлауга, яңаларын төзүгә тотынылачак.
— Без үзебезнең алга Башкортстанны гражданнарга яшәү өчен иң уңайлы төбәк итү бурычын куйдык. Шуңа бәйле рәвештә, юл инфраструктурасы әлеге юнәлештәге процессның төп өлешләренең берсе. Башкортстан башкаласының зур юбилее алдыннан шәһәрне яңарту буенча күләмле һәм планлы эшләр бара, һәм алар “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты ярдәмендә тормышка ашырыла. Якындагы перспективалар турында әйтсәк, Уфага киләсе елга гына да шушы гомумдәүләт проекты кысаларында 2,3 миллиард сум акча бүленәчәк. Бу, үз чиратында, башланган объектлардагы эшләрне төгәлләргә һәм булганнарын ремонтларга мөмкинлек бирәчәк, — диде Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: