Исегезгә төшерәбез, Үсеш корпорациясе инвесторларны республиканың ирекле мәйданчыклары белән аеруча уңайлы таныштыру өчен ирекле инвестмәйданчыкларны панорамалы төшерү һәм алар буенча виртуаль турлар формалаштыру инструментларын эшләде. Бүгенге көндә 214 инвестицион мәйданчык буенча 109 тур каралырга мөмкин.
- Тәкъдим ителгән мәйданчыклар "Иглин - Красная горка - Павловка" төбәк әһәмиятендәге юл буенда урнашкан. Әлеге юнәлеш республика халкы һәм кунаклары арасында бик популяр, чөнки бу трасса иң популяр туристик объектларның берсенә алып бара. Тәкъдим ителә торган мәйданчыклар янында интенсив автоагым теркәлгән һәм анда яңа юл буе комплексын булдыру актуаль булачак. Шулай ук әлеге локациядә объектны урнаштыру өстенлекләренең берсе - җир кишәрлекләренең газ, су һәм электр белән тәэмин итү нокталарына якын урнашуы, - дип ассызыклады Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.
Фото: pravitelstvorb.ru