+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
25 гыйнвар 2023, 21:16

Беларусь - безнең стратегик партнер

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Беларусь 1» телеканалы эфирында Белоруссия партнерлары белән хезмәттәшлек, перспективалы уртак проектлар һәм X Русия һәм Беларусь төбәкләре форумына әзерлек турында сөйләде.

Беларусь - безнең стратегик партнер
Беларусь - безнең стратегик партнер
Корреспондент : Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченко белән очрашуда нәрсә турында килештегез? Нинди нәтиҗәләр ясалды?

- Чыннан да, безнең эшлекле очрашу булды. Роман Александрович безнең республикада узган елның көзендә булды. Хәзер без даими элемтәдә торабыз.

Без "юл картасын" - Беларусь һәм Башкортстан арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне арттыруга юнәлтелгән чаралар планын тирәнтен анализладык. Товар әйләнеше сизелерлек арта бара. Шул ук вакытта без дә, Беларусь ягы да тагын да югарырак күләмнәр өчен потенциал барлыгын яхшы аңлыйбыз. Без импорт һәм экспорт структурасын анализладык. Ул үзгәрә, һәм бу - гадәти икътисади процесс.

Без Башкортстан һәм Беларусь территориясендә гамәлгә ашырыла торган интеграцион инициативаларны карадык. Әйтик, безнең Уфада "АМКОДОР" предприятиесен төзү буенча зур проект.

Шулай ук «Беларусьторг» аша «Башкортстан сода компаниясе» продукциясен турыдан-туры китерү мәсьәләләре турында да фикер алыштык.

Гомумән, элегрәк ирешелгән килешүләр буенча фикер алышуга багышланган эшлекле очрашу булды. Без аларны тормышка ашыру барышын бәяләдек, - диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: