+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
25 гыйнвар 2023, 21:10

Лизинг ярдәме эшкуарлар өчен отышлы

«Башкортстанның лизинг компаниясе» җәмгыяте һәм Русия Федерациясе Сәнәгатьне үстерү фонды лизинг финанславын бирү буенча беренче уртак килешүне уңышлы гамәлгә ашырдылар.

Лизинг ярдәме эшкуарлар өчен отышлы
Лизинг ярдәме эшкуарлар өчен отышлы
«Лизинг проектлары» программасы кысаларында фондның Эксперт советы «Станкомонтаж» җәмгыяте өчен заемны хуплады. Бу республикага 10 миллион сумнан артык федераль акчаны җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Лизинг ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында күрсәтелде.

- Ташламалы лизингның дәүләт программалары - илебез производствосына һәм, гомумән, бизнеска ярдәм итүнең куәтле коралларының берсе. Алар компанияләргә табышлы шартларда продукция җитештерү күләмен арттыру һәм үстерү өчен яңа җиһазлар сатып алырга мөмкинлек бирә. Бу чараларны безнең эшкуарлар өчен мөмкин кадәр уңайлы итәргә тырышабыз. "Башкортстан Республикасының лизинг компаниясе " Русия Федерациясе Сәнәгатьне үстерү фонды белән берлектә республикада югары технологияле продукция чыгаруга юнәлтелгән эре проектларны гамәлгә ашыра, - диде эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: