УДНТУ архитектура-төзелеш институты базасындагы «Бетон технологияләре» кафедрасы төзелеш материалларын җитештерүче «Полипласт-Уфа» җәмгыяте белән берлектә оештырылган.
- Әлеге килешүгә кул кую – республиканың төзелеш комплексы өчен әһәмиятле вакыйга. УДНТУ Русиянең төзелеш тармагы өчен белгечләр әзерләүче әйдәп баручы югары уку йортларының берсе булып тора. Берничә ел элек вузда предприятиеләрнең бер генә база кафедрасы да булмаган, бүген алар бер дистә.
Яңа кафедра вакыт узу белән гади студенттан бетон җитештерүне яхшы белүче белгечне әзерләргә ярдәм итәчәк, ә компания әзер квалификацияле белгечне алачак, - дип билгеләп үтте Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте