-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
25 гыйнвар 2023, 12:03

Урал аръягы ничек үсешәчәк?

2022 елның сентябрендә Башкортстан Хөкүмәте 2030 елга кадәр Урал аръягын үстерү стратегиясен раслаган иде.

Урал аръягы ничек үсешәчәк?
Урал аръягы ничек үсешәчәк?
Планда - яңа энергия куәтләрен булдыру, инфраструктураны үстерү, районнарның туристларны җәлеп итүчәнлеген арттыру, яңа эш урыннары булдыру.

Стратегия беренче тапкыр республика һәм илнең эшлекле җәмәгатьчелегенә узган елның июнендә, "Урал аръягы" Бөтенрусия инвестицион сабантуе мәйданчыгында тәкъдим ителде. Стратегия эшли башласын өчен абстракт бурычлар куймаска, ә икътисад үсешенең тенденцияләрен, халыкның фикерен исәпкә алырга кирәк иде. Башкортстан җитәкчелеге командасы нәкъ менә шушы идеяне документ нигезенә салды.

- Республика - Урал аръягының төп инвесторы. Шуңа күрә стратегияне эшләгәндә урындагы муниципалитетларның тәкъдимнәрен җентекләп өйрәнүләре, халыкның теләкләрен исәпкә алулары бик мөһим, - дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Стратегия эченә авыл хуҗалыгы, тау сәнәгате, урман эшкәртү, туризм, транспорт инфраструктурасын формалаштыру, мәшгульлеккә ярдәм һәм халыкны социаль яклау өлкәләре кергән. Авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә һәм туризмда 174,3 миллиард сумлык 76 яңа проектны гамәлгә ашыру күздә тотыла.

Стратегияне гамәлгә ашыру 2030 елга конкрет максатлы күрсәткечләргә ирешүне күздә тота – халык саны, хезмәт хакы 1,5 тапкыр арту, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне һәм файдалануга тапшырыла торган торак күләмнәрен икеләтә арттыру, кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм.

Бу хакта тулырак: https://www.bashinform.ru/articles/economy/2023-01-25/ot-strategii-k-realizatsii-chto-delaetsya-v-bashkirii-dlya-razvitiya-zauralya-3117428

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: