+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
26 гыйнвар 2023, 12:56

Белоруссия белән хезмәттәшлек көннән-көн ныгый

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Белоруссиягә эш сәфәре барышында «Беларусь 1» телеканалы эфирында Белоруссия партнерлары белән хезмәттәшлек, перспективалы уртак проектлар һәм X Русия һәм Беларусь төбәкләре форумына әзерлек турында сөйләде.

Белоруссия белән хезмәттәшлек көннән-көн ныгый
Белоруссия белән хезмәттәшлек көннән-көн ныгый

Корреспондент: Сәнәгать хезмәттәшлеге турында сөйләсәк, бу техника сатып алу яки уртак предприятиеләр турында сүз барамы?

- Монда ике юнәлеш. Әлбәттә, безнең яктан техника сатып алу күләме күпкә күбрәк. Чөнки Белоруссиядә машина төзелеше дәрәҗәсе югары. Икенче яктан, без тирәнрәк интеграцияләнергә һәм булган компетенцияләрне бүлешергә телибез. Әйтик, безнең юл башында гына торган зур мәсьәлә - Башкортстан һәм Белоруссия предприятиеләренең станоклар төзү өлкәсендәге компетенцияләре. Санкцияле сәясәт шартларында без үзебезгә генә өметләнә алабыз, һәм станоклар үзебезгә кирәк. Бездә дә, Белорусиядә дә озак еллар компетенцияләр формалашты. Компетенцияләр белән уртаклашу мөһим. Бу, мөгаен, без килешкән мөһим юнәлешләрнең берседер.

Автобусларга да ихтыяҗ зур. Белоруссия белән уртак проект кысаларында троллейбуслар ясыйбыз. Быел Уфа берничә дистә белорус троллейбусы алачак.

Безгә туристик автобуслар да кирәк. Сезнең "МАЗ" нәкъ менә яңа шәһәрара автобусларны сынау стадиясендә. Безнең "Башавтотранс" компаниясе бу техниканы сатып алырга әзер инде.

Товар әйләнеше дә, интеграция проектлары да бар. Әйтик, Белорусиянең иң эре «АМКОДОР» предприятиесе Башкортстанда ике завод төзиячәк, - диде Радий Хәбиров.

Корреспондент: Ә җиңел сәнәгать белән хәл нинди?

- Җиңел сәнәгать, мөгаен, без көчәйтергә булган уртак эшнең тагын бер мөһим өлеше. Берничә предприятие белән очрашачакбыз. Җиңел сәнәгать - үзара бәйләнешнең зур секторы.

Хезмәттәшлекнең мөһим юнәлеше - азык-төлек продуктлары. Безнең кибетләрдә Белоруссия товарлары бик күп. Без «Белоруссия продуктлары» дип аталган кибетләр челтәрен булдырдык, - диде Радий Хәбиров.

Корреспондент: Башкортстан Башлыгының Белоруссиянең нинди продуктларын ярата?

- Белоруссиянең шоколад кәнфите. Сезнең «Беловежская пуща» кәнфите минем өстәлдә еш кунаклар, дип җавап бирде республика җитәкчесе.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: