+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
26 гыйнвар 2023, 16:20

Мобилизацияләнүчеләр гаиләләренә ярдәм күрсәтелә

Бүген Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы–Корылтайның илленче утырышында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова «Махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнар гаиләләренә социаль ярдәм чаралары турында» доклады белән чыгыш ясады.

Мобилизацияләнүчеләр гаиләләренә ярдәм күрсәтелә
Мобилизацияләнүчеләр гаиләләренә ярдәм күрсәтелә
- Русия Президенты Владимир Путин төбәкләргә хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар гаиләләренә социаль ярдәм чаралары комплексын гамәлгә ашыруны тәэмин итү йөкләнде.

Бу йөкләмәне үтәү кысаларында узган елның 11 октябрендә республикада Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре, Украина территорияләрендә үткәрелә торган махсус хәрби операциядә катнашучы Башкортстан Республикасы гражданнары гаиләләренә ярдәм итү чаралары планы кабул ителде, - дип хәбәр итте Лира Игътисамова. - 2023 елга республика бюджетында план чараларын тормышка ашыруга 1,5 миллиард сум күләмендә бюджет акчалары каралган. Иң зур чаралар комплексы мәгариф линиясе буенча каралган.

Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/20035/

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: