+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
26 гыйнвар 2023, 09:50

Салым түләү тәртибе үзгәрде

Бөтен ил территориясендә Бердәм салым исәбе институтын (ЕНС) актив кертү дәвам итә, ул оешмалар һәм эшкуарлар өчен салым түләү тәртибен үзгәртүне күздә тота.

Салым түләү тәртибе үзгәрде
Салым түләү тәртибе үзгәрде

1 гыйнвардан салым түләүчеләргә салым органнарына салымнарның исәпләнгән суммалары, салымнар буенча алдан түләүләр, җыемнар, түләүченең страховка взнослары турында хәбәрнамә тапшырырга кирәк.

Хәбәрнамә айның 25 числосыннан да соңга калмыйча бирелә, анда тиешле салымнар һәм страховка взнослары түләү срогы билгеләнгән.
Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе эш бирүчеләргә беренче белдерүләрне җибәрүнең якынлашып килүче срогына аерым игътибар бирергә киңәш итә.

Хәбәрнамәләр бирү бурычы НДФЛ, страховка кертемнәре, юридик берәмлекләрнең милек салымнары (транспортка салым, оешмалар өчен җир салымы, оешмалар милкенә салым) һәм салым салуның гадиләштерелгән системасы (УСН һәм ЕСХН) буенча юридик берәмлекләргә һәм шәхси эшкуарларга кагыла.

Игътибар итегез: салым органына хәбәрнамәне тапшырмау акчаларны бюджетка вакытында бүлеп бирергә мөмкинлек бирмәячәк, бу исә пеня исәпләнүенә китерәчәк.

Фото: teoplan.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: