+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
27 гыйнвар 2023, 14:20

«Ел экспортеры» конкурсына гаризалар кабул ителә

Республиканың Тышкы икътисади багланышлар һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы Башкортстанның Экспортка ярдәм итү үзәге белән берлектә «Ел экспортеры» конкурсының төбәк этабын үткәрә. Конкурста катнашу өчен гаризалар 2023 елның 6 февраленнән 6 мартына кадәр кабул ителә.

«Ел экспортеры» конкурсына гаризалар кабул ителә
«Ел экспортеры» конкурсына гаризалар кабул ителә


Бу хакта Башкортстан Республикасының тышкы икътисади багланышлар һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.

Конкурсның бурычлары булып тышкы базарларда республика товар җитештерүчеләре продукциясенең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру, Башкортстан Республикасы предприятиеләренең тышкы икътисади эшчәнлеген бәяләү, экспорт эшчәнлегенең абруен күтәрү һәм номенклатура һәм илләр буенча экспорт белән тәэмин итүне диверсификацияләү тора.

«Ел экспортеры» конкурсы ике этапта үткәрелә. Конкурсның төбәк этабы нәтиҗәләре буенча беренче урынны алган компанияләр федераль дәрәҗәдә иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәк.

Бәйгене оештыручылар - Башкортстан Республикасының Тышкы икътисади багланышлар һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы һәм «Башкортстан Республикасының Экспортка ярдәм итү үзәге».

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: