+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
27 гыйнвар 2023, 20:04

Инвесторлар Башкортстанны ярата

Узган елда Башкортстан Республикасының өстенлекле инвестицион проектлары исемлегенә инвестицияләрнең гомум суммасы 31,6 миллиард сум булган һәм 1,9 мең эш урыны булдырылган 39 проект кертелгән, шул ук вакытта салым ташламалары күләме 954,1 миллион сум тәшкил иткән, ә Башкортстан бюджетыннан субсидияләр күләме - 143 миллион сум.

Инвесторлар Башкортстанны ярата
Инвесторлар Башкортстанны ярата
Башкортстанда барлык категория инвесторлар өчен максималь уңай шартлар булдырылган.

- Икътисади кыенлыкларга карамастан, инвестицион проектларны карау турында даими тәкъдимнәр килә, өстәвенә, төрле өлкәләрдә: юл буе сервисы объектларын һәм туристлык комплексларын булдырудан алып, эре сәнәгать производствосын оештыруга кадәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенгә игълан ителгән инвестицияләр күләме 771,2 миллард сумнан артып киткән һәм 32 меңнән артык яңа эш урыны булдырылган 288 проектка өстенлекле инвестиция проекты статусы бирелде, – диде икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

Инвестиция проектларын субсидияләр һәм салым ташламалары рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен өстенлекле юнәлешләр исемлегенә кертү критерийларының берсе - республика бюджетын тулыландыру күзлегеннән аларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге.

Моңа бәйле рәвештә Башкортстанның Финанс министрлыгы тарафыннан республиканың өстенлекле инвестиция проектларын карау, аларга ярдәм итү һәм мониторинглау тәртибе кысаларында даими нигездә төбәк бюджет акчалары исәбеннән дәүләт ярдәме алуга дәгъва кылучы инвестиция проектларының бюджет нәтиҗәлелегенә бәя бирелә.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: