2022 елның гыйнварыннан ноябренә кадәр республикада 45,5 мең ипотека займы бирелгән, ә 2021 елның шул ук чорында төбәктә яшәүчеләр 61 меңгә якын ипотека рәсмиләштергән булган.
Ипотека кредитлары күләме дә кимегән. Узган елның 11 ае нәтиҗәләре буенча 124 миллиард сумлык ипотека кредиты бирелгән булса, аннан алдагы елда 11 айда бу сумма 140 миллиард сумнан артык тәшкил иткән.
Фото: resbash.ru сайтыннан