Автомобильләр саны артканнан-арта. Белгечләр билгеләвенчә, Архангель районы аша елына 10 миллион автомобиль үтә. Димәк, автозаправкалау станцияләренә дә ихтыяҗ зур.
Мондый проектны “Эшкуарлык сәгате”ндә Юрий Васильев һәм Рөстәм Фаткуллин тәкъдим иттеләр. Ләкин бу гади генә заправкалау станциясе булмаячак, ә “Бензобот” – хезмәткәрләрдән башка эшләүче һәм мобиль кушымта ярдәмендә күзәтү алып барылган заправкалау станциясе. Ул бик үзенчәлекле корылма — ягулык бүлү колонкалары, насослар, ягулыкны исәпләү буенча автоматлаштырылган системасы, сенсорлы терминалы булган, җир өстендә урнашкан ягулык резервуарларыннан торучы комплекслы конструкция.
Проект район хакимияте ягыннан да хуплау тапты. Киләчәктә төзелешне башлап җибәрү өчен җир биләмәсе бирүдә ярдәм күрсәтеләчәк.