+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 гыйнвар 2023, 04:25

Салымнар түләү турында 5 сорау

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан салымнарны түләүнең яңа тәртибенә – бердәм салым исәбенә (ЕНС) күчкәннән соң, түләүчеләргә салым органнарына исәпләнгән суммалар, салымнар буенча алдан түләүләр, җыемнар, страховка взнослары турында белешмә (уведомление) тапшырырга кирәк.

Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе салым түләүчеләрдән Бердәм керү ноктасы аша Идарәгә еш бирелә торган сораулар буенча материал әзерләде.

1нче сорау. Салым түләү һәм белешмә бирү вакыты нинди?

Җавап: Салым отчетларын тапшыру вакыты - ай саен 25нче, салым түләү вакыты – 28нче число. Физик берәмлекләр өчен салым түләү вакыты үзгәрми - 1нче декабрь.

2нче сорау. Түләү йөкләмәсендә нинди ОКТМО (муниципаль берәмлекләр территорияләренең Гомумрусия классификаторы) күрсәтергә кирәк?

Җавап: Салымнар һәм җыемнар түләүгә документларны Бердәм салым түләве белән тутырганда түбәндәгеләрне күрсәтергә кирәк: хезмәт алучының реквизитлары: Федераль казначейлык органының аталышы; ИНН, КПП, БИК һәм банкның аталышы, счет һәм бердәм казначейлык счеты; оешманың ИННы, аның аталышы һәм түләүченең реквизитлары; күчерелгән сумма.

3нче сорау. Мин ЕНС турында тулырак мәгълүмат белән кайда таныша алам?

Җавап: Русия Федераль салым хезмәте сайтында бюджетка түләүләрне исәпкә алуның яңа формасы – Бердәм салым счеты (ЕНС) турында промобит эшли. Ресурста яңалыклар максатлары турында мәгълүмат бар, «Бердәм салым счеты» төшенчәсенә билгеләмә бирелә, салымнар һәм бюджетлар буенча бердәм салым түләвенең ничек бүленүе һәм бердәм салым түләве белән нинди салымнар түләнәчәге турында әйтелә. Моннан тыш, кулланучыга түләү документын дөрес тутыру буенча инструкция, салым түләү вакыты турында мәгълүмат, салым хисапларын тапшыру һәм башкалар бар. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен промбиттә бу темага иң еш очрый торган сораулар һәм җаваплар җыелган бүлек бар.

4нче сорау. Билгеләнгән страховка взносларын түләгәнлек турында хәбәр бирергә кирәкме?

Җавап: Билгеләнгән страховка взнослары турында хәбәр итү кирәк түгел. Исәпләнгән салымнар, алар буенча алдан түләүләр һәм страховка взнослары турында хәбәр алдан түләүләр буенча гына бирелә.

5нче сорау. Мин салым күләмендәге хәбәрләрдә хаталарны ничек төзәтә алам? Аныкланган белешмәне җибәрергә кирәк булырмы?

Җавап: Хата ачыкланган очракта, дөрес реквизитлар күрсәтелгән яңа белдерү кәгазе тапшырырга кирәк булачак. Әйтик, әгәр салым түләүче хәбәрнамәдә дөрес булмаган салым суммасын күрсәтсә, шул ук вакытта КПП, КБК, ОКТМО, хисап чорын һ.б. ны дөрес тутырса, хәбәрнамәне бирергә һәм анда барлык реквизитларны, салым суммасын гына үзгәртеп, яңадан күрсәтергә кирәк булачак. Үз чиратында, ЕНСта салым органына соңгы булып керәчәк мәгълүмат күрсәтеләчәк.

Салымнар түләү турында 5 сорау
Салымнар түләү турында 5 сорау
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас