+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
31 гыйнвар 2023, 17:10

IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека гамәлдә

Башкортстанның 68 кешесе IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека алган.

IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека гамәлдә
IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека гамәлдә
Узган елда 424 миллион сумлык 65 кредит бирелгән, тагын өчесе - 32,62 миллион сумлык, агымдагы елның гыйнварында хупланган.

Бу программа буенча максималь ставка 5 процент тәшкил итә, әмма төбәк һәм банк программалары хисабына ул киметелергә мөмкин. Әйтик, 2022 елның декабрендә Башкортстан Хөкүмәте «ДОМ.РФ» акционерлар җәмгыяте белән республика IT-компанияләре өчен ипотека кредитлары буенча ставкаларны 4 процентка кадәр киметү турында килешүгә кул куйды. Әлегә документлар эштә.

Шул ук вакытта ил Хөкүмәте бу өлкә белгечләре өчен ташламалы ипотека алу кагыйдәләрен гадиләштерә. Мәсәлән, хәзер 18 яшьтән 50 яшькә кадәр кешеләр (элек 22дән 44 яшькә кадәр) ташламалы торак кредиты алалачак. Минималь хезмәт хакы таләпләре дә кимегән: миллионлы шәһәрләрдә - 150 меңнән 120 мең сумга кадәр, калган барлык торак пунктларда 120 меңнән 70 мең сумга кадәр. Мәскәү өчен таләпләр элеккечә калды - 150 мең сум.

Исегезгә төшерәбез, әлеге программа буенча 18 миллион сумга кадәр кредит алырга мөмкин. Яңа шартлар буенча ташламалы ипотекага гаризаларны банклар кабул итә инде. Беренче кредитлар бирү 2023 елның 7 февралендә башлана.

Моннан тыш, программа 2024 елда да киңәячәк дип планлаштырыла. Ярдәм чарасыннан тагын 20 меңгә якын IT-белгеч файдалана алыр дип көтелә. Өч ел эчендә, 2022-24 елларда, программа Русия IT-компанияләренең 50 меңгә якын хезмәткәренең торак шартларын яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Фото: bash.news

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас в