+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 февраль 2023, 14:34

Алгарышлы үсеш территориясенә янә 1 предприятие өстәлде

Русия Икътисади үсеш министрлыгы "Прайм" предприятиесен Башкортстанның «Белорет» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары реестрына кертте.

Алгарышлы үсеш территориясенә янә 1 предприятие өстәлдеАлгарышлы үсеш территориясенә янә 1 предприятие өстәлде
Алгарышлы үсеш территориясенә янә 1 предприятие өстәлде

Инвестицион проектны гамәлгә ашыру барышында компания беркетмә эшләнмәләрнең киң номенклатурасын җитештерүне оештыруга 5 миллион сум чамасы үз акчасын салырга ниятли. Алар арасында - саморезлар, мебель метизлары, кадаклар һ.б.

Капиталь кертемнәр металл эшкәртү буенча технологик линия сатып алуга юнәлтеләчәк. Җитештерүнең планлаштырыла торган еллык куәте - 468 тонна продукция, проект куәтенә чыгу 2027 елда көтелә. Бу хакта беренче вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сөйләде.

- Бүгенге көндә Башкортстанда алга киткән үсеш территориясе резиденты статусына 125 компания бирелде. Инвесторлар төбәк икътисадына якынча 7,7 миллиард сум инвестицияләгән һәм 5 меңнән артык яңа эш урыны булдырган, – дип хәбәр итте Рөстәм Моратов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас