

Тәүге чорда бюджетта бу максатларга бер елга 670 миллион сум каралган иде. Хәл-шартларны бәяләгәннән соң, өстәмә рәвештә 3,6 миллиард сум юнәлтергә карар ителде, шуның 175 миллион сумы федераль казна акчасы.
Башкортстан Хөкүмәте көнбатыш санкцияләреннән зыян күргән бизнеска ярдәм итү чаралары турында бәян иткән иде. Бу чаралар анык эчтәлек белән тулыландырылды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәләрнең берсендә чит илләр санкцияләре шартларында республика икътисадына ярдәм итүне һәм кризиска каршы чараларны үз эченә алган документ каралды. Документны республика Хөкүмәте эшлекле берләшмәләр, банк структуралары һәм икътисад нигезен тәшкил иткән предприятиеләр белән үзара бәйләнештә эшләде.
Премьер-министр Андрей Назаров билгеләвенчә, икътисадка ярдәм итү чаралары пакеты анык ярдәмнең 143 төрен үз эченә алды: 56сы – оештыру характерындагы һәм 87се – финанслар буенча. Ярдәмнең гомум күләме якынча 55 миллиард сум күләмендә билгеләнде. Әйтергә кирәк, Русиягә карата чит илләр тарафыннан икътисади чикләүләр кулланыла башлагач ук республика җитәкчелеге икътисад тармакларының тотрыклылыгын тәэмин итүне беренчел максат итеп куйды.
Килеп туган икътисади шартларда сәнәгатькә ярдәм зур роль уйный, әлеге тармак предприятиеләре күбесенчә республика бюджетына салым керемнәрен тәэмин итә. Аерым алганда, сәнәгать тармагына һәм система барлыкка китерүче, ягъни төбәк икътисады таяна торган предприятиеләр эшенә ярдәмгә — 3 миллиард сумнан артык, ә кече бизнеска ярдәм итүгә 1 миллиард сумнан артык акча юнәлтергә карар ителде.
Узган ел, мәсәлән, бюджет акчалары, атап әйткәндә, “Алга” махсус икътисади зонасы инфраструктурасын, “Уфа” индустриаль паркын, “Мастер” сәнәгать технопаркын төзүгә, шулай ук инвестпроектларны гамәлгә ашыруга — сәнәгать объектларын төзүгә юнәлтелде. 190 миллион сум җиңел сәнәгать предприятиеләренә, урман сәнәгате комплексына ярдәмгә 68 миллион сум бүленсә, газ тутыру компрессор станцияләрен төзүгә 360 миллион сум акча салынды. 2022 елда Башкортстанда шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә электр энергиясен исәпкә алу приборларын урнаштыруга субсидияләр бирелде. Бу максатларга 48,8 миллион сум акча юнәлтелгән.
Вакытында күрелгән ярдәм чаралары, 2022 ел йомгакларыннан күренүенчә, сәнәгать җитештерүе индексын 102,3 процент дәрәҗәсенә (2021 ел күрсәткечләренә карата) җиткерү мөмкинлеген бирде, бу Русия буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак.
2022 ел башыннан җитештерү күләмнәре төп дүрт тармакның өчесендә арткан: чимал тармагында — 19, эшкәртү тармагында — 0,2, энергетика тармагында — 0,1 процент. Су тәэминаты, кулланылган суларны агызу, җыю һәм утильләштерү тармагында күрсәткечләр 4,1 процентка кимеде.
Ә электр җиһазлары җитештерү — 39,5, машина һәм җиһазлар чыгару — 34,3, башка әзер эшләнмәләр ясау 26,6 процентка, медицина инструментлары чыгару — 15,7, дарулар җитештерү 25,5 мебель ясау — 22,5 процентка артты.
Күн һәм аннан ясалган әйберләр җитештерүдә тискәре динамика күзәтелде (-15 процент). Кокс һәм нефть продуктлары җитештерү 13,1 процентка кимеде. Аерым алганда, 2021 ел белән чагыштырганда, мазут чыгару — 27,8, бензин — 13,8 һәм дизель ягулыгы җитештерү 9,9 процентка азрак тәшкил итте. Шулай ук агач эшкәртүдә күрсәткечләр — 6,4, автотранспорт җитештерүдә 6,1 процентка кимегән.
Гомумән алганда, ил буенча сәнәгать җитештерүе индексы гыйнвар-ноябрь айларында 99,9 процент тәшкил итте, бу күрсәткеч, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 1,8 процентка кимрәк.
Кыскасы, республика Хөкүмәте чит илләр чикләүләренең, ягъни тышкы басымның йогынтысын оператив бәяләп, икътисадның һәм аерым тармаклар предприятиеләрнең хәвефле зонада булуын ачыклады. Һәм, әлбәттә, икътисадның өзеклегенә юл куймыйча, социаль тотрыклылыкны саклап калу өчен кичектергесез чараларны билгеләде. Көнбатыш илләренең катгый санкция сәясәте шартларында икътисад максималь рәвештә мобилизацияләнде. Чит илләр чикләүләренең икътисадка һәм социаль өлкәгә тискәре нәтиҗәләрен мөмкин кадәр киметү буенча максатлы эш дәвам итә.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.