+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 февраль 2023, 16:23

“Черкизово” республикага инвестицияләр сала

2 февральдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Черкизово” төркеме генеральный директоры Сергей Михайлов белән очрашты. Фикер алышу үзәгендә - республика территориясендә кошчылык предприятиеләрен үстерү.

“Черкизово” республикага инвестицияләр сала“Черкизово” республикага инвестицияләр сала
“Черкизово” республикага инвестицияләр сала

2022 елның декабрендә «Черкизово» төркеме «Русское зерно Уфа» компанияләр төркеменең кайбер кошчылык һәм үсемлекчелек активларын сатып алган иде. Алар арасында - «Башкирское зерно», «Уфа икмәк комбинаты», «Трубаслинские бройлеры».

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың эшкәртү производстволарын үстерү белән кызыксынуын ассызыклады.

- Сез - авыл хуҗалыгы өлкәсендә безнең эре партнерыбыз. Без һәрвакыт көйле эшлибез. Сезгә тагын да ныграк үсеш өчен ярдәм итә алырлык чаралар турында фикер алышырга әзербез, - дип билгеләде төбәк җитәкчесе.

Сергей Михайлов хәбәр иткәнчә, якын арада сатып алынган активларны модернизацияләү башланачак.

- Без предприятиеләрне үзгәртеп коруны һәм реконструкцияләүне уздырачакбыз. Инвестицияләрнең гомум күләме якынча 500 миллион сум тәшкил итәчәк. Киләсе елда җитештерүчәнлекне елына 65 меңнән 100 мең тоннага кадәр арттырырга, ә алга таба аны 120 мең тоннага җиткерергә планлаштырабыз. Моннан тыш, элек бу предприятиеләр экспортка эшләмәгән. Ә хәзер без Кытайга товар җибәрүгә гариза бирдек инде, – дип сөйләде Сергей Михайлов.

Фото: cherkizovo.com

Автор:Денис Таваев
Читайте нас