+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 февраль 2023, 05:55

Параллель импорт нәрсә ул?

Башкортстанга товарлар кайдан һәм кайсы юллар аша керә?

Параллель импорт нәрсә ул?Параллель импорт нәрсә ул?
Параллель импорт нәрсә ул?

Башкортстанда 2022 елның тугыз аенда чит илләр белән сәүдә әйләнеше, 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 13,5 процентка артты. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә хәбәр иткән иде. Федераль таможня хезмәте мәгълүматлары буенча, бу вакыт эчендә экспорт 17,1 процентка арткан, импорт 1 процентка кимегән.

“Гомумән алганда, бу юнәлештә эш яхшы оештырылган. Без яңа партнерлар эзлибез. Күпчелек тышкы сәүдә әйләнеше туры килгән ун илне – Кытай, Казахстан, Латвия, Нидерланд, Беларусь, Төркия, Һиндстан, Финляндия, Германия, Үзбәкстанны алсак – шулардан биш ил белән без ныкышмалы эшчәнлек алып барабыз. Кытай Халык Республикасы белән хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк”, – диде Радий Хәбиров.
Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының төбәкләр икътисады һәм бюджетара мөнәсәбәтләр институтының баш фәнни хезмәткәре Сергей Орлов, әйтик, “дус булмаган” илләр белән дә элемтәләрнең тәмам юкка чыкмавы турында хәбәр итте. Шул ук вакытта 2022 елда барлык эре төбәкләрдә дә тышкы сәүдә үсешенә нәкъ экспорт исәбенә ирешелде.
“Дус булмаган” илләр белән тышкы сәүдә мөнәсәбәтләрен бетерү мөмкин түгел диярлек. Эш шунда, без параллель импортка күчә барабыз. Соңгы вакытта, чит илләрдә җитештерелгән күп кенә товарларны сатып алу кыенлаша башлагач, “параллель импорт” дигән төшенчә кулланышка керде. Ә нәрсә соң ул параллель импорт?
Моңа кадәр Русиягә чит илдән товарларны җитештерүче үзе генә алып керә ала иде, яки аның безнең илдә рәсми импортеры яисә дилеры булырга тиеш иде. Хәзер чит илләр җитештерүчеләре, атап әйткәндә, “дус булмаган илләр”, Русия белән турыдан-туры эш итә алмый. Кайберәүләр, гомумән, Русия базарыннан китте, икенчеләре Русиягә санкцияләр салыну сәбәпле, товарларның яңа партияләрен китерүне туктатты. Шуңа күрә Премьер-министр Мишустин параллель импортны легальләштерү турында игълан итте.
Параллель импорт – ул билгеле бренд хуҗасы яки җитештерүче ризалыгыннан башка азык-төлек яисә башка төр товарларны санкция салынган илгә кертү.
Ягъни, хәзер сәүдә итүче теләсә кайсы компания техниканы чит илдә сатып алып, аны арадашчы ил аша санкцияле Русиягә кайтара ала. Мондый чара вакытлыча дип билгеләнде, һәм бу, аерым товарларга карата авторлык хокукларын саклау күзлегеннән, бик шикле схема.
Узган ел күрсәткечләренә килгәндә: “Бездә беренче квартал ахырына, беренче яртыеллыкта элекке контрактлар эшләп килде. Башкортстанның үзенчәлеге шунда – биредә производство дифференциацияләнгән – нефть химиясе комплексы, машина төзелеше һәм башкалар бар. Икенчедән, экспорт буенча без арадашчылар – Казахстан һәм башка илләр аша эшлибез.
Башка субъектларда да шулай – импорт элекке дәрәҗәдә, яисә бераз кимеде. Әмма бу куркыныч түгел”, диде Орлов.
2022 елда Башкортстанның Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) илләре белән тышкы сәүдә әйләнеше күләме 1,4 миллиард доллар тәшкил иткән. Бу 2021 елның шул ук чорыннан 30 процентка артыграк. Мондый мәгълүматларны, Мәскәүдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровның ШОС генеральный секретаре Чжан Мин белән очрашуыннан соң, Хөкүмәтнең матбугат хезмәте җиткерде.
2022 елның беренче яртысында яңа санкцияләр кертелгәннән соң, Башкортстан “дус дәүләтләр” белән хезмәттәшлекне ныгытуны дәвам итте. Аерым алганда, Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан, Төркия, Иранга бизнес-миссияләр оештырылды. Мәсәлән, тугыз ай эчендә Мисыр белән сәүдә әйләнеше 20 миллион доллар тәшкил итте, бу 2021 елның шул ук чорыннан 74 процентка артыграк.
Экспорт эшчәнлеге, әлбәттә, республиканың икътисади потенциалына турыдан-туры бәйле. Ә икътисад, республиканың җитештерүче куәтләре (сәнәгать) яңадан-яңа инвестиция проектлары тормышка ашырылган очракта гына тотрыклы була ала. Бүгенге көндә, кайбер өзеклекләргә карамастан, сәнәгатьтә 12 ел дәвамында сафка басачак 120 проектны тормышка ашыру буенча эш бара. Аларның гомум күләме 424 миллиард сумнан артык. Бу проектлар барлыгы 12 мең яңа эш урыны булдыруны күз уңында тота. Дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чараларын алу өчен инвестиция проекты Башкортстан Республикасының өстенлекле проектлары исемлегенә кертелә. Әйтик, узган ел 32,8 миллиард сумлык 12 яңа сәнәгать проекты шушы исемлеккә кертелгән. Өстенлекле инвестиция проекты статусы инвесторларга оешмалар табышына һәм милкенә салымнар буенча ташламалар, сәүдә үткәрмичә арендага җир кишәрлекләре алырга, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасын төзүгә һәм модернизацияләүгә киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга акчалар алу мөмкинлеге бирә.
Дустанә мөнәсәбәтле илләр дә – Төркия, Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан инвесторлары үз проектларын нәкъ менә безнең республикада гамәлгә ашыру турында карар кабул итә. Бүген төрле стадиядәге – гомум суммасы 9,5 миллиард сум булган уртак проектлар бар.

Идрис МӨДӘРИСОВ.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас