

Киңәшмә башында беренче вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов төбәккә инвестицияләр җәлеп итү эшенең төп нәтиҗәләре турында сөйләде.
2019-21 елларда аларның гомум күләме 31,3 процентка арткан. Башкортстанның Сәнәгатьне үстерү фонды үткән елда 33 тармак проектын 11,2 миллиард сумга хуплады, бу 2021 ел күрсәткеченнән 9,4 миллиард сумга артыграк.
Радий Хәбиров икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин иткән өчен төбәкнең идарә командасына, министрлыклар һәм ведомстволар коллективларына рәхмәт белдерде.
Иглин районында 1 200 сыерга исәпләнгән терлекчелек фермасы төзү планнары турында "Боково" компаниясе вәкилләре сөйләде. Инвестицияләрнең гомум күләме 2,1 миллиард сум дип бәяләнә. Шул ук вакытта планда 80 эш урыны булдыру каралган. Әлеге проект өстенлекле статус алды. Инвесторга шулай ук терлек сатып алу чыгымнарының бер өлешен кайтарачаклар. Моннан тыш, Иглин районы хакимияте җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүдә ярдәм итәчәк.
Стәрлебаш кошчылык фермасы директоры Булат Рәфыйков җитештерүне реконструкцияләү һәм кош ите җитештерү күләмен елына 780 тоннага кадәр арттыру проектын тәкъдим итте. Моның өчен инвестор Стәрлебаш районында эшләп килүче технология комплексын модернизацияләргә планлаштыра. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча проект өстенлекле статуска ия булды. Төбәк җитәкчесе республикада профильле ярдәм программасы эшләвен искәртте.
«СТК» компаниясе генеральный директоры Рафаэль Байназаров ел әйләнәсенә эшләячәк һәм 750 урынга исәпләнгән санаторий төзү проектын тәкъдим итте. Биналарны һәм корылмаларны быел төзи башларга планлаштыралар. Медицина җиһазларын сатып алуны исәпкә алып, проектка инвестицияләр күләме 1,5 млрд. сум тәшкил итәчәк. Яңа шифаханәдә 120 кеше эшләячәк.
Ә "Эрудит» компаниясе директоры Иршат Хәбибов производствоны диверсификацияләү проекты турында сөйләде. Тәкъдим ителгән инвестпроект мебель производствосын, китап һәм канцтоварлар продукциясен урнаштыру өчен Уфаның төньяк өлешендә җитештерү-склад корпусын төзүне күздә тота. Проектка салым ташламалары бирү белән өстенлекле статус бирелде. Радий Хәбиров Иршат Хәбибовка республикада китап продукциясен алга этәрү буенча күпьеллык эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Фото: glavarb.ru