+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 февраль 2023, 15:28

Яңа трасса төзелеше дәвам итә

2 февральдә Дүртөйле районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе Роман Новиков төбәк территориясендә мөһим транспорт проектларын, шул исәптән федераль әһәмияткә ия булганнарын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә уздырдылар.

Яңа трасса төзелеше дәвам итәЯңа трасса төзелеше дәвам итә
Яңа трасса төзелеше дәвам итә

Яклар М-7 «Идел» федераль трассасының республика участогын төзү проектын тормышка ашыру буенча фикер алышты. Ул булачак тизйөрешле М-12 Мәскәү - Казан магистраленең бер өлеше булачак, аны Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Екатеринбургка кадәр озайтачаклар. 65 чакрым озынлыктагы М-7нең яңа участогы Илеш, Дүртөйле һәм Чакмагыш районнары аша биш торак пунктны урап узачак.

Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе Роман Новиков сүзләренчә, әлегә объектта барлыгы 480 кеше һәм 360 берәмлек төзелеш техникасы эшли. Өстәвенә, җитештерү куәтләрен арттырырга планлаштыралар. Төзелеш 2024 елда тәмамланачак.

Тизйөрешле участок дәвамында проект электр яктырту җайланмасын күздә тота, ә транспорт агымнарын барьер коймасы белән аерачаклар.

Киңәшмәдә эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру барышы, шулай ук төбәкнең транспорт челтәрен үстерү буенча яңа инициативалар да каралды. М-12 трассасы белән беррәттән, республиканы үстерү өчен Уфадан Көнчыгыш чыгу мөһим әһәмияткә ия. Ул М-7 һәм М-5 автомобиль юлларын тоташтырачак, шәһәр агломерациясе аша көнбатыштан көнчыгышка таба уңайлы транзит юлны оештырырга мөмкинлек бирәчәк. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, проект яхшы темплар белән гамәлгә ашырыла. Ул Федераль юл агентлыгы җитәкчелегенә нәтиҗәле уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде.

Төбәктә шулай ук Р-240 Уфа - Ырынбур автомобиль юлын реконструкцияләү проекты әзерләнде. Бу трассаның транспорт агымын үткәрүчәнлеген һәм хәвефсезлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Роман Новиков Башкортстан җитәкчелегенә юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр санын киметү буенча зур эш башкарганнары өчен рәхмәт белдерде. Чара азагында төбәк җитәкчесе Федераль юл агентлыгына Башкортстанның тармак инициативаларына ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас