+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 февраль 2023, 15:33

Республикада уникаль сөт комплексы эшен дәвам итә

3 февральдә Ярмәкәй районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «ЭкоНива» холдингына кергән «Семено-Макарово» терлекчелек предприятиесенең эше белән танышты. Бу хакта төбәк җитәкчесе социаль челтәрләрдәге рәсми битендә язган.

Республикада уникаль сөт комплексы эшен дәвам итәРеспубликада уникаль сөт комплексы эшен дәвам итә
Республикада уникаль сөт комплексы эшен дәвам итә

Заманча комплекс 2022 елның көзендә эшли башлады. Бу - республика территориясендә сөт терлекчелеге өлкәсендәге иң зур проект. Ферма төзелешенә инвестицияләр күләме 3,1 миллиард сум тәшкил итте. Ул 2 800 сыерга һәм 3 200 баш яшь терлеккә исәпләнгән.

"Өч ел элек кенә биредә чиста кыр иде. Хәзер - бик зур, югары технологияле предприятие. Без бүген районнар башлыклары белән бергә Ярмәкәй районында «Семёно-Макарово» сөт комплексы ничек эшләгәнен карадык. Республика өчен нәкъ менә шундый – эре, нәтиҗәле, яхшы, "җиренә җиткерелгән" предприятиеләрнең барлыкка килүе бик мөһим. Алар артында киләчәк - алар зур күләмнәр бирә, аларның сыйфат стандартлары югары", - дип яза Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.

"ЭкоНива" компаниясе президенты Штефан Дюрр "Семено-Макарово" комплексының заманча җиһазлар белән тәэмин ителүе турында сөйләде. Радий Хәбиров шулай ук предприятиенең продукциясен татып карады: кефир, сыр, сөт, эремчек, каймак, йогурт. Штефан Дюрр билгеләп үткәнчә, холдинг үзенең сөт продуктларын җәмәгать туклануы эре челтәрләренә, шул исәптән "Вкусно – и точка" һәм "Шоколадница" китерә.

Республика Башлыгы «ЭкоНива» холдингы җитәкчелегенә проектны гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерде.

- Катлаулы вакытларда шундый комплекс төзеп куюыгыз өчен рәхмәт. Өч ел элек монда кыр булган, ә хәзер заманча индустриаль сөт җитештерү эшли. Ышанычлы булуыгыз өчен рәхмәт. Алга таба да бергә эшләрбез дип ышанам, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Республикада уникаль сөт комплексы эшен дәвам итә
Республикада уникаль сөт комплексы эшен дәвам итә
Республикада уникаль сөт комплексы эшен дәвам итә
Республикада уникаль сөт комплексы эшен дәвам итә
Республикада уникаль сөт комплексы эшен дәвам итә
Республикада уникаль сөт комплексы эшен дәвам итә
Республикада уникаль сөт комплексы эшен дәвам итә
Республикада уникаль сөт комплексы эшен дәвам итә
Республикада уникаль сөт комплексы эшен дәвам итә
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас