+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
6 февраль 2023, 21:12

2000 эшкуарга ярдәм күрсәтелгән

Бу ярдәм санкцияләргә бәйле.

2000 эшкуарга ярдәм күрсәтелгән
2000 эшкуарга ярдәм күрсәтелгән

Русия Банкының оператив мәгълүматларына караганда, 2022 елның мартыннан декабренә кадәр банклар Русиягә карата кертелгән санкцияләр аркасында катлаулы финанс хәлендә калган республикадагы кече һәм урта предприятиеләрнең 2 меңгә якын кредитын реструктуризацияләгән. Бу бурычның гомум суммасы 13 миллиард сум тәшкил иткән. Күпчелек очракта компанияләр кредит каникулларын рәсмиләштергән, мондыйлары - 5,8 миллиард сумга 1,3 меңнән артык шартнамә. Калган урта һәм кече эшкуарлык субъектлары банкларның үз программалары буенча ташламалар алган.

- Төбәктә инвестиция климаты күп яктан кече һәм урта бизнеска ярдәм итү исәбенә формалаша, бигрәк тә тышкы санкция басымы шартларында. Шул ук вакытта бизнес тарафыннан заем акчаларын җәлеп итүгә кагылышлы чаралар мөһим роль уйный. Бүгенге көндә республикада кече һәм урта эшкуарлык субъектларына микрозаймнар бирүче 800 миллион сумнан артык актив белән «Башкортстан Республикасының кече бизнеска микрокредит компаниясе» автоном оешмасы, шулай ук активы 700 миллион сум чамасы булган Гарантия фонды эшли, ул кече һәм урта эшкуарлык субъектларының йөкләмәләре буенча гарантия бирә, - диде республика Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.

Русия Хөкүмәте раслаган исемлеккә, аерым алганда, авыл хуҗалыгы, туризм, гомум туклану, медицина, мәгълүмат технологияләре, ваклап сату, азык-төлек продуктлары, кием-салым, көнкүреш химиясе җитештерү кертелгән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: