+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Икътисад
6 февраль 2023, 14:55
Газ ягулыгы - экологично, экономично, диләр
Башкортстан компанияләренә үткән елда газ заправкалары төзүгә чыгымнарны 360 миллион сумга каплаганнар.
Газ ягулыгы - экологично, экономично, диләр
Башкортстанның җиде компаниясе былтыр АГНКС төзелешенә чыгымнарны каплауга республика субсидияләрен алды. Компенсациянең гомум суммасы 360 миллион сум тәшкил иткән. Газ ягулыгы инфраструктурасы төзелешенә дәүләт ярдәме чаралары Санкт-Петербургта узган Русия газ-мотор ягулыгын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә каралды. Чара Русия Президентының Газ экспортлаучы илләр форумы белән хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле, «Газпром» Директорлар советы рәисе Виктор Зубков рәислегендә узды. Киңәшмәдә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев катнашты.
- 2021 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан, Ростов өлкәсе белән беррәттән, АГНКС станцияләре саны буенча Русиядә - беренче, «Газпром газомоторное топливо» рейтингының комплекслы күрсәткече буенча 3нче урынны били. Шуны да билгеләп үтәсем килә: 2022 елга Русия Энергетика министрлыгының максатлы күрсәткечен без дә тулысынча үтәдек. Бездә станцияләр саны 10 берәмлеккә артты һәм 51гә җитте. Быел да эшне дәвам итәчәкбез, – дип билгеләп үтте Александр Шельдяев.
Бу хакта тулырак
https://pravitelstvorb.ru/news/20108
сылтамасы аша укырга була.
Фото: gudvill.com
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"