+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
6 февраль 2023, 12:35

Компанияләргә газ заправкалары төзү чыгымнары кире кайтарыла

Башкортстанның җиде компаниясе узган елда Автомобиль газы тутыру компрессор станциясе (АГНКС) төзү чыгымнарын каплауга республика субсидияләрен алды. Компенсациянең гомум суммасы 360 млн. сум тәшкил итте.

Компанияләргә газ заправкалары төзү чыгымнары кире кайтарыла
Компанияләргә газ заправкалары төзү чыгымнары кире кайтарыла

Газ ягулыгы салу инфраструктурасы төзелешенә дәүләт ярдәме чаралары Русиянең газ-мотор ягулыгын үстерү мәсьәләләре буенча Санкт-Петербургта узган киңәшмәдә каралды. Чара Русия Президентының газ экспортлаучы илләр форумы белән хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле, «Газпром» җәмгыяте Директорлар советы рәисе Виктор Зубков рәислегендә узды. Киңәшмәдә Башкортстан Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев катнашты.

- 2021 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан Ростов өлкәсе белән беррәттән Автомобиль газы тутыру компрессор станцияләре (АГНКС) саны буенча Русиядә беренче урында һәм «Газпром газ-мотор ягулыгы» рейтингының комплекслы күрсәткече буенча 3нче урында тора.

Шуны да билгеләп үтәм: 2022 елга Русия Энергетика министрлыгының максатлы күрсәткечен без шулай ук тулысынча үтәдек. Безнең станцияләр саны 10 берәмлеккә артты һәм 51гә җитте. Быел да эшне дәвам итәбез. Узган ел нәтиҗәләре буенча АГНКСта гамәлгә ашырылган табигый газ күләме кимендә 50 млн. кубометр тәшкил иткән, бу 2021 елдагыга караганда 14,7 процентка күбрәк, - дип билгеләп үтте Александр Шельдяев.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: