0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
7 февраль 2023, 10:36

Чишмәләргә генә түгел, сөткә дә бай Ярмәкәй ул!

Районда әлеге юнәлештә колачлы инвестиция проекты тормышка ашырыла.

Чишмәләргә генә түгел, сөткә дә бай Ярмәкәй ул!
Чишмәләргә генә түгел, сөткә дә бай Ярмәкәй ул!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Ярмәкәй районында булды. Тәүдә төбәк җитәкчесе Семено-Макарово авылындагы яңа фельдшер-акушерлык пунктын карады. Аны узган елда сәламәтлек саклау тармагының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзегәннәр. Әлеге максатларга федераль бюджеттан 2,9 миллион сум акча юнәлтелгән.

Республика Башлыгы фельдшер Әлфия Байкова белән аралашты. Тәҗрибәле белгеч, эш стажы 40 елдан артык булган фельдшер 200гә якын кешегә медицина ярдәме күрсәтүен әйтте.
Ярмәкәй районы үзәк дәваханәсе баш табибы Рамил Гыйзетдинов Башкортстан Башлыгына районда 28 фельдшер-акушерлык пункты эшләвен, соңгы биш елда биш пункт яңарты­луын, шуларның өчесенә капиталь ремонт үткәрелүен белдерде.
Арытаба Радий Хәбиров “ЭкоНива” холдингына караучы “Семено-Макарово” терлекчелек предприятиесе эшчәнлеге белән танышты. Заманча комплекс узган елның көзендә эшли башлады. Бу – республика террито­рия­сендә сөт терлекчелеге өлкә­сен­дәге иң зур проект. Ферма төзелешенә гомум инвестицияләр күләме 3,1 миллиард сум тәшкил иткән. Ул 2 800 сыерга һәм 3 200 баш бозауга исәплән­гән.
“ЭкоНива” компаниясе президенты Штефан Дюрр комплексның заманча җиһазлар белән тәэмин ителүе турында сөйләде. Радий Хәбиров, шулай ук, предприятие продукциясен татып карады. Штефан Дюрр билгеләп үтүен­­чә, холдинг үзенең сөт продукт­ла­рын эре сәүдә челтәрләренә, шул исәптән “Вкусно – и точка” һәм “Шоколадница”га озата.
Республика Башлыгы “ЭкоНива” холдингы җитәкчелегенә проектны гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерде.
– Катлаулы вакытларда шундый комплекс төзүегез өчен рәхмәт. Өч ел элек монда кола ялан иде, ә хәзер заманча индустриаль сөтчелек комплексы эшли. Ышанычыгыз өчен рәхмәт. Арытаба да бергә эшләрбез дип ышанам, – диде Радий Хәбиров.
“Северная Нива Башкирия” заманча фермасы мәйданчыгында Радий Хәбиров сөт терлекчелеген үстерү буенча күчмә киңәшмә үткәр­де.
Фикер алышуда Башкортстан Хө­күмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, авыл районнары башлыклары, шулай ук тар­мак бизнесы вәкилләре катнашты. Анда терлекчелек хуҗалыклары эше­нең нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук, агросәнәгать комплексының сөт­челек юнәлешенә ярдәм итү мәсьә­ләләре тикшерелде.
– Терлекчелек – авыл хуҗалы­гының иң көчле тармакларының берсе, ул төбәкнең барлык агропродук­ция­сенең яртысыннан күбрәген бирә. Баш­кортстан тулаем терлекчелек продукциясе күләме буенча Русия төбәк­ләренең беренче бишлегенә керә, – диде Радий Хәбиров. – Безнең хуҗа­лыкларда 850 мең мөгезле эре терлек, шул исәптән якынча 360 мең баш сыер асрала. Узган елда республика 1,6 мил­лион тоннага якын сөт җитеш­тергән. Сөт савып алу һәм сыерлар саны буенча без илдә икенче урында.
Төбәк җитәкчесе ассызыклавынча, тармак үсешенең югары күрсәткечләре – терлекчелектә эре инвестпроектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсе.
– 2018 елдан сөтчелек тармагында гомум күләме 12 миллиард сумлык 18 эре проект гамәлгә ашырылды. Бүген бу яңа предприятиеләр республикада товар сөтенең өчтән бер өлешен җи­тештерә, – диде Радий Хәбиров. – Узган елда “Северная Нива Башкирия” һәм “Уңыш” предприятиеләрендә индустриаль “сөт проектларын” төгәл­лә­дек, аларда ел саен 90 мең тоннага кадәр сөт җитештереләчәк. Бездә ярдәмнең федераль һәм төбәк ысуллары бар. Узган елда сөт терлекчелеген үстерүгә субсидияләр күләме 1,3 миллиард сумнан артып китте. Быел сөт җитеш­те­рүне үстерүгә һәм токымлы терлек сатып алуга тагын 1 миллиард сум юнәлтәчәкбез.
Шуңа бәйле рәвештә Башкортстан Башлыгы муниципалитетлар җитәкче­леген инвесторлар эзләү, тармак проектларын үстерү, файдаланылмаган җирләрне әйләнешкә кертү белән активрак шөгыльләнергә чакырды.
Вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов төбәктә сөт терлекчелеге өлкәсендәге проектларны үстерү өчен уңай шартлар булдырылуы турында сөйләде.
“ЭкоНива” компаниясе президенты Штефан Дюрр республика җитәкче­легенә һәм шәхсән Радий Хәбировка ярдәм итүләре һәм барлык мәсьәлә­ләр буенча конструктив диалог алып барулары өчен рәхмәт белдерде.
Киңәшмә ахырында Башкортстан Башлыгы барлык катнашучыларга нәтиҗәле диалог өчен рәхмәт белдерде һәм агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен республи­каның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Шул ук көнне Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә һәлак бул­ган Александр Пургин, Иван Кукуш­кин һәм Сергей Прокофьев гаи­лә­ләре белән очрашты.
Аралашу вакытында Радий Хәби­ров яугирләрнең якыннарының кайгысын уртаклашты һәм әти-әниләренә лаеклы уллар – чын патриотлар һәм Ватанны саклаучылар тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде.
Республика Башлыгы һәлак бул­ган­нарның гаиләләренә Миңнегали Шәйморатов орденын тапшырды, алар батырлык һәм каһарманлык өчен үлгәннән соң бүләкләнде. Хәрбиләр­нең әти-әниләре республика җитәкче­легенә игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Төбәк җитәкчесе хәрби хезмәткәр­ләрнең әти-әниләренә республика кардиодиспансерында дәвалану һәм тер­нәкләндерү курсын узарга тәкъдим ит­те.
Радий Хәбиров, шулай ук, Ярмәкәй районы хакимияте башлыгы Илшат Раймановка һәлак булган яугирләрнең истәлеген мәңгеләштерү чараларын күрергә, аларның туган авылларында мемориаль такталар урнаштырырга кушты.
Республика Башлыгы, шулай ук, Ярмәкәй авылының Җиңү паркында булды.
Территориядә тарихи-патриотик объектлар һәм монументлар күп. 2011 елда биредә “МиГ-21” самолеты урнаштырылган, бер ел соңрак – яугир-интернационалистларга һәм локаль сугышларда катнашучыларга һәйкәл. 2012 елда Волгоградтан сугыш елларында Мамаев Курганны саклаучылар каны тамган туфракны алып кайтканнар. Җиңү көнендә Советлар Союзы Геройлары мемориалында истәлек билгесе янындагы җиргә капсула салынган.
Республика Башлыгы Ярмәкәй Та­рих-туган якны өйрәнү музее экспозициясе белән дә танышты. Элег­рәк ул элекке поликлиникада урнашкан бул­ган, ләкин 1991 елда бинаны янгын юк­ка чыгарган. Яңа музейны 1996 ел-да төзегәннәр.
Учреждение директоры Фәйрүзә Әхмәтҗанова музейда биш экспозиция залы булуы турында сөйләде.
– Быел без Сталинград сугышы-ның 80 еллыгына багышланган зур бул­маган панорама экспозициясе төзедек. Монда Башкортстанда туып-үскән генерал Иван Андреевич Ласкин турында аерым стенд бар. Нәкъ менә ул 1943 елның башында Гитлер командованиесе белән Сталинград янындагы немец гаскәрләрен капитуляцияләү турында сөйләшүләр алып барган һәм фельдмаршал Фридрих Паулюсны әсирлеккә алган, – диде музей директоры.
Башкортстан Башлыгы билгеле совет хәрби җитәкчесенең катлаулы язмышын билгеләп үтте.
“Аның тормышында нахакка гаеп­ләү­ләр, кулга алу булган. Ләкин ул дөреслек өчен көрәшкән һәм власть тарафыннан тулысынча акланган. Менә шундый легендар ул безнең якташларыбыз. Хәтерлибез, горурланабыз һәм баш иябез”, – дип язды соңрак Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: