+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
7 февраль 2023, 20:08

Күрсәткечләребез арта бара

«Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә киңәшмә узды. Төбәкнең система барлыкка китерүче оешмалары җитәкчеләре белән Министрлар кабинеты җитәкчесе республиканың инвестицион үсеш планнарына ирешүнең алдагы уртак гамәлләре турында фикер алышты.

Күрсәткечләребез арта бара
Күрсәткечләребез арта бара

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, узган ел икътисадның төп тармаклары буенча уңай нәтиҗәләр белән тәмамланган. Узган елның 9 аенда төбәк икътисадына капитал салулар күләме 277,7 миллиард сум тәшкил итә, бу алдагы ел дәрәҗәсеннән 33,7 миллиард сумга артыграк. 11 ай нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы 102,3 процент тәшкил итте. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өчтән бер өлешкә диярлек артты. Торак төзелеше темпларын арттыру дәвам итә.

– Узган ел нәтиҗәләре буенча 3 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Төзелештә эшләр күләме 21 проценттан артыкка артты. Кыскасы, катлаулы геосәяси хәлгә карамастан, республикабыз елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлады. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, без узган ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр күләмен 500 млрд. сумга җиткерү максатын куйдык. Монда үсеш якынча 3 процент булырга тиеш. Безнең потенциал белән бу саннарга ирешеп була дип саныйм, – дип хәбәр итте Премьер-министр.

Киңәшмәдә ассызыкланганча, республикада инвестицион эшчәнлекне үстерү өчен уңай шартлар тудырылган. Әйтик, Башкортстан инвестицион климатның милли рейтингы лидер төбәкләр бишлегенә керә. «Амкодор» Белоруссия компаниясе белән берлектә машина төзелеше производствосын локальләштерү буенча проектлар тормышка ашырыла. Республика «МАЗ» һәм «Могилевлифтмаш» компанияләре белән хезмәттәшлек итә.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: