+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
8 февраль 2023, 17:35

Мәңгелек йортың турында алдан хәстәрлек күр!

Авыл биләмәләрендә проблемасыз бер көн дә юк, аларны уңай хәл итү - зур уңыш инде ул. Шунысы куанычлы: соңгы елларда шуларның иң мөһимнәре - су белән тәэмин итү, юлларны төзекләндерү, мәдәният учакларын ремонтлау, балалар мәйданчыклары төзү, урамнарны яктырту, зиратларны коймалау кебекләре “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы ярдәмендә тормышка ашырыла.

Мәңгелек йортың турында алдан хәстәрлек күр!Мәңгелек йортың турында алдан хәстәрлек күр!
Мәңгелек йортың турында алдан хәстәрлек күр!
Кырмыскалы районының Яңа Кыешы авылы биләмәсе бу программада тәү тапкыр гына катнашмый. Быел исә Төбәк-Тазлар авылы сайланды. Әлбәттә, тәүдә әзерлек эшләре алып барылды, авыл халкы җыены үткәрелде.

Төбәк-Тазларда 107 кеше яши, авыл халкы бер гаиләдәй тату һәм бердәм, эшләрен дә бергәләп башкаралар. Җыелышка да авыл тормышына битараф булмаган халык дәррәү килде Һәм борчыган проблемаларны күтәрде, "Урындагы башлангычларга ярдәм" программасында нинди проект белән катнашачакларын хәл итте.

Район хакимиятенең финанс идарәсе начальнигы Илфат Хәмитов, Яңа Кыешы авыл биләмәсе башлыгы Фидан Миңнегалиев програманың максаты, анда катнашу шартлары турында сөйләделәр, яңалыклар белән таныштырдылар.

Җыелышта катнашучылар зиратны төзекләндерү проектын сайлады һәм шуның өчен тавыш бирде. “Тереләрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”, дип юкка гына әйтмиләр. Зират – икенче мәңгелек йортыбыз. Аны тәртиптә тоту – безнең изге бурыч. Ләкин эшләр бик күләмле, үз көчебез белән генә башкарырлык түгел. Шуңа аны әлеге программада чикләрендә хәл итеп булса, ничек яхшы булыр иде", - дигән фикерләрен җиткерде авыл аксакаллары.

Әлбәттә, уйлаган ниятләрен тормышка ашырыр өчен җиңүгә ирешергә кирәк. Әгәр проект җиңеп чыкса, арытаба эшләрне күзәтү астында тоту һәм халыктан акча җыю өчен тавыш бирү юлы белән Ришат һәм Гайсар Үлмәсбаевлар, Рим Янбаев, Владимир Кузинов, Айрат Йөзлекбаевтан торган инициатива төркеме сайланды.

Төбәк-Тазлар авылы халкы әлеге программага зур өметләр баглый, шуңа җыелыштан да алар ныклы ышаныч белән таралышты.

Фото: Яңа Кыешкы авылы биләмәсе хакимияте.

 

Мәңгелек йортың турында алдан хәстәрлек күр!
Мәңгелек йортың турында алдан хәстәрлек күр!
Мәңгелек йортың турында алдан хәстәрлек күр!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас