+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
8 февраль 2023, 15:38

Ташламалы ипотека кемнәргә тиеш?

Торак төзелеше өлкәсендә үсеш буенча "ДОМ.РФ" финанс институты быел Идел буе федераль округының алты төбәгендә Бердәм ипотека программасын эшләтеп җибәрергә әзерләнә. Алар арасында Башкортстан да бар.

Ташламалы ипотека кемнәргә тиеш?Ташламалы ипотека кемнәргә тиеш?
Ташламалы ипотека кемнәргә тиеш?

Бу хакта «Идел буе федераль округында торак төзелешен үстерү» конференциясендә ДОМ.РФ бүлекчәсе директоры урынбасары Сергей Овсянкин хәбәр итте.

- Бердәм ипотека «Льготная», «Семейная» һәм «IT-ипотека» кебек федераль программаларны регионнар тарафыннан өстәмә субсидия белән берләштерәчәк, - дип билгеләде Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Егор Родин.

Программа IТ-белгечләр өчен ташламалы ипотека буенча ставка минимумуын киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип планлаштырыла. Торак шартларын программа ярдәмендә илдә 1,8 меңнән артык гаилә яхшырта алачак.

- "ДОМ.РФ"ның төп бурычларының берсе - кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү, шул исәптән русиялеләр өчен торак сатып алуга уңайлырак эшли торган механизмнар ярдәмендә. Бердәм ипотека программасы ярдәмендә Идел буеның кайбер төбәкләрендә яшәүчеләр 3 пунктка кадәр киметелгән ставка буенча ипотека ала алачак. Бу - айлык түләүләрдә һәм кредит буенча гомум түләүдә сизелерлек экономия. Программаның географиясе быел бөтен ил территориясендә сизелерлек киңәер дип көтелә, - дип билгеләде Сергей Овсянкин.

Фото: about-realty.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас