+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 февраль 2023, 09:58

Инвесторларга яңа проект тәкъдим ителде

Башкортстанның Үсеш корпорациясе инвесторларга Учалы районында җитештерү эшчәнлеген алып бару өчен туры килә торган чираттагы ирекле инвестицион мәйданчыкны тәкъдим итте.

Инвесторларга яңа проект тәкъдим ителдеИнвесторларга яңа проект тәкъдим ителде
Инвесторларга яңа проект тәкъдим ителде
Өч җир кишәрлегенең гомум мәйданы 0,6 гектар тәшкил итә. Производство процессын инвестор мәйданчыкта урнашкан элекке завод бинасында оештыра ала.

- Тәкъдим ителгән мәйданчык - кайбер өстенлекләр буенча җитештерүчеләр өчен яхшы вариант: янәшәдә тимер юл уза, якын арада инженерлык инфраструктурасы челтәрләренә тоташу нокталары урнашкан, килү юллары бар.

Моннан тыш, күршедә «Технониколь» күпләп-бүлү үзәге һәм «Башкирский лес» фанера җитештерү заводы урнашкан, алар белән партнерлык инвестор өчен дә кызыклы булырга мөмкин, - дип билгеләп үтте Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Әлеге мәйданчыкка игътибар итүчегә проект концепциясен эшләгәндә, дәүләт ярдәме чаралары алу өчен документлар пакетын формалаштыруда, шулай ук муниципалитет җитәкчелеге һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмалар белән хезмәттәшлек итүдә ярдәм күрсәтеләчәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас