+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 февраль 2023, 09:35

Башкортстан - беренче урында!

Агымдагы елда Башкортстан коммерция карамагында булмаган оешмалар өчен төбәк конкурсларын үткәрүгә иң зур финанс чаралары алды.

Башкортстан - беренче урында!Башкортстан - беренче урында!
Башкортстан - беренче урында!
Президент грантлары фондының Координация комитеты утырышында 2023 елда Русия Федерациясе субъектларында коммерция карамагында булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча төбәк конкурсларын финанслашуга 2 миллиард сум бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Конкурста илнең 81 төбәге катнашты.

Конкурс йомгаклары буенча Башкортстан Республикасы барлык катнашучылар арасында иң зур ярдәм суммасын алды - 98 миллион сумнан артык.

Башкортстан Башлыгының грантлар фонды генеральный директоры Роман Низаметдинов сүзләренчә, бу - Фонд командасының гына түгел, республиканың барлык гражданлык җәмгыяте институтларының һәм республиканың коммерция карамагында булмаган оешмалар активының системалы, планлы һәм җентекле эше нәтиҗәсе.

Шактый финанс ярдәме бу оешмаларның яхшы башлангычларын тормышка ашырырга, республикабыз халкының күп кенә социаль проблемаларын хәл итәргә һәм аларның тормышын яхшы якка үзгәртергә мөмкинлек бирә.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас