+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
12 февраль 2023, 17:10

Адыгея белән Башкортстан арасы якыная

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм республикабызда эш визиты белән булучы Адыгея Башлыгы Морат Кумпилов «Уфа» индустриаль паркында булдылар. Биредә алар преференциаль мәйданчык резидентларының проектлары белән танышты.

Адыгея белән Башкортстан арасы якынаяАдыгея белән Башкортстан арасы якыная
Адыгея белән Башкортстан арасы якыная

Белоруссиянең "АМКОДОР" холдингы төзелеш мәйданында ашлык эшкәртү өчен машиналар һәм җиһазлар җитештерү буенча завод төзелә. Исегезгә төшерәбез, 2022 елның сентябрендә Беларусь Премьер-министры Роман Головченко һәм республика Башлыгы Радий Хәбиров әлеге масштаблы проектка старт бирделәр.

Индустриаль парк резиденты булган "АМКОДОР-Агыйдел" предприятиесе бөртекле, бөртекле-кузаклы, ярма һәм майлы культураларны урып-җыюдан соң эшкәртү өчен ашлык чистарту-киптерү комплекслары җитештерәчәк. Төзүчеләр төп җитештерү корпусын монтажлауны тәмамлый. Заводны быел җәй Уфада узачак X Русия һәм Беларусь төбәкләре форумы кысаларында ачарга планлаштыралар. Яңа производствода 320 кеше эшләячәк.

Морат Кумпилов билгеләп үткәнчә, Адыгеяга да шундый ашлык киптерү комплекслары кирәк һәм предприятие продукциясе Адыгей аграрийларын кызыксындыра ала.

- Без Башкортстанның Русиянең алдынгы төбәкләренең берсе икәнен беләбез. Монда сезнең тәҗрибәгезне күп өлкәләрдә өйрәнергә килдек. Сездән күп нәрсәгә өйрәнерлек, - дип өстәде ул.

Кунаклар, шулай ук, 20 мең кв. метр мәйданлы индустриаль паркның җитештерү комплексы мөмкинлекләре белән танышты, аны 2021 елның декабрендә ачтылар. Яңа бинада беренче резидент - «Артагро» предприятиесе, ул авыл хуҗалыгы объектларын төзү һәм реконструкцияләү, шулай ук ашлык чистарту җиһазлары җитештерү белән шөгыльләнә. Компания директоры Артур Абдюшев республика җитәкчелегенә проектны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.

- Кыска гына вакыт эчендә артык бюрократик киртәләрсез мәйданчыкны алып, без производствоны башлап җибәрдек. Бу 2021 елның августында республика Башлыгында "Инвеститиция сәгате"ндә катнашу нәтиҗәсендә мөмкин булды, - диде ул.

Комплекс мәйданында чыгарыла торган продукция үрнәкләрен шулай ук Белоруссиянең "АМКОДОР" машина төзелеше холдингы һәм "Россильбер" химия компаниясе тәкъдим итте.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас