

Төбәк җитәкчесе кунакка нәтиҗәле уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде.
- Хөрмәтле Максим Геннадьевич! Республикага килү мөмкинлеген тапканыгыз өчен рәхмәт. Эш программасы кысаларында без үсеш нокталарыбызны күрсәтергә, уртак карарлар таләп итүче актуаль мәсьәләләрне карарга тырыштык, – дип билгеләде Радий Хәбиров. - Безнең Русия Икътисади үсеш министрлыгы командасы белән тыгыз хезмәттәшлек җайга салынуы мөһим, һәм без төбәк үсешенә ярдәм итүче киң инструментарийлар өчен бик рәхмәтле. Без аларны мөмкин кадәр киң кулланырга тырышабыз.
Русиянең икътисади үсеш министры төп тармакларда тотрыклылыкны тәэмин итү буенча төбәк хакимиятләренең эшчәнлеген югары бәяләде.
– Безнең өчен Башкортстанның бүген ставка ясый һәм төрле стимул чаралары тәкъдим итә торган проектларны гамәлгә ашырудагы тәҗрибәсе мөһим, - диде Максим Решетников. - Шул ук вакытта сез федераль программаларны үз карарларыгыз белән оператив рәвештә тулыландырасыз, алар республиканың конкрет ихтыяҗларын чагылдыра. Бу тәңгәлдә сезнең продуктив эшегез хөрмәт уята.
***
Республика белән идарә итү үзәге базасында Русия икътисади үсеш министры һәм Башкортстан Башлыгы, шулай ук, төбәк үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрделәр. Радий Хәбиров Максим Решетниковның федераль дәрәҗәдә төбәк башлангычларына һәм тәкъдимнәргә ярдәм итүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.