+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
13 февраль 2023, 15:02

Башкортстанда «Урал» туристлык-рекреацион зонасын булдырылачак

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика белән идарә итү үзәгендә атналык оператив киңәшмә үткәрде.

Башкортстанда «Урал» туристлык-рекреацион зонасын булдырылачакБашкортстанда «Урал» туристлык-рекреацион зонасын булдырылачак
Башкортстанда «Урал» туристлык-рекреацион зонасын булдырылачак
Анда, аерым алганда, 11 февральдә республикага килгән Русия икътисади үсеш министры Максим Решетниковның визитына йомгак ясалды.

Федераль министрлык белгечләренең эше Ишембай районында булудан башланды. Әйтик, Башкортстан туриндустриясе вәкилләре белән очрашуда Әбҗәлил, Белорет һәм Бөрҗән районнары территориясендә «Урал» туристик-рекреацион зонасын булдыру перспективалары турында фикер алыштылар.

«Уфа» индустриаль паркы мәйданчыкларын карау кысаларында республиканың преференциаль территорияләрен үстерү буенча киңәшмә узды. Фикер алышуның төп мәсьәләсе – «Алга» махсус икътисади зонасын киңәйтү.

Башкортстанның беренче вице-премьеры, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов хәбәр иткәнчә, «Урал» туристлык-рекреацион зонасын булдыру һәм «Алга» составына яңа участокларны кертү өчен гаризалар 15 мартка кадәр Русия Икътисади үсеш министрлыгына җибәреләчәк.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас