Ведомство җитәкчесе сүзләренчә, хәзер Русиянең 43 субъектында 57 сәнәгать кластеры исәпләнә. Үткән ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан кластерлар саны буенча алдынгылар рәтендә.
Былтыр республикада Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы реестрына кертелгән 5 сәнәгать кластеры төзелгән, алар - авиация, сәнәгать, машина төзелеше, агрoсәнәгать кластерлары, шулай ук Русиядә беренче мебель кластеры. Кластерларда катнашучы предприятиеләрнең гомум саны 60тан артык.
Кластерда катнашу сәнәгать предприятиеләренә федераль дәрәҗәдә дәүләт ярдәме күрсәтү чараларына дәгъва кылу өстенлеге бирә.
Уфада узган елда Идел буе федераль округында Кластерлар ассоциациясе, Русия Технопарклар һәм махсус икътисади зоналар вәкиллеге ачылды.
Фото: bashinform.ru