+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
13 февраль 2023, 10:17

Күпфункцияле үзәк яңа алымнарны кулланамы?

Русиянең икътисади үсеш министры Максим Решетников Башкортстанга эш визиты кысаларында Республика белән идарә итү үзәгендә булды.

Күпфункцияле үзәк яңа алымнарны кулланамы?Күпфункцияле үзәк яңа алымнарны кулланамы?
Күпфункцияле үзәк яңа алымнарны кулланамы?
Анда аңа Күпфункцияле үзәкнең яңа эш инструментын күрсәттеләр, ул реаль вакыт режимында республиканың дәүләт хезмәтләре үзәкләре эшчәнлегенең төп индикаторларын күрсәтә.

Башкортстанның Күпфункцияле үзәге директоры Наталья Куприянова үзәкнең автоматлаштырылган мәгълүмат системасының ЦУР мәгълүмат-аналитика системасы белән интеграциясе турында сөйләде.

- Аналитик панельдә 9 идарә блогы бар, анда төп статистик мәгълүматлар, шул исәптән күрсәтелгән хезмәтләр саны күрсәткечләре, сыйфат белән канәгатьлек дәрәҗәсе күрсәтелгән. – диде Наталья Куприянова.

Ул, шулай ук, узган ел йомгаклары буенча Үзәк офисларында уртача чират көтү вакыты 2 минут 35 секунд тәшкил итте, дип өстәде.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас