

Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов Баймак һәм Хәйбулла районнарында Сибай - Акъяр автомобиль юлының 47 чакрымын ремонтлау проекты турында сөйләде. Быел трассаның 24 километрын төзекләндерү, киләсе елда эшләрне тулысынча төгәлләү планлаштырыла.
Киңәшмәдә катнашучылар муниципальара трассаларда һәлакәтләрне киметү буенча тәкъдимнәр турында да фикер алышты. "Транспорт сәгате"ндә, шулай ук, 2023 елның 1 июненә кадәр 20 туристик автобус сатып алу турында карар кабул ителде. Узган елда "Башавтотранс" мондый класслы беренче машиналарны сатып алган.
Моннан тыш, киңәшмәдә авыл торак пунктларының район үзәкләре белән транспорт элемтәсе мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.
Өстәвенә, Уфа урамнарында хәвефсезлекне күтәрү өчен быел заманча һәм сыйфатлы юл тамгаларына өстәмә акчалар бүлеп бирәчәкләр. Республика бюджетыннан аны яңартуга 100 миллион сум юнәлтеләчәк, ә муниципалитет тагын 100 миллион сум бүлеп бирәчәк.
Фото: glavarb.ru