

Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты, Актион Госзаказ, ЭТП Росэлторг һәм ФАС белән берлектә, сатып алуларда катнашучыларга методологик ярдәм күрсәтү кысаларында бушлай вебинар үткәрә, ул «Контракт системасы-2023. Мөһим үзгәрешләр. Типик хаталар. Русия ФАС аңлатмалары" дип атала. Семинар 16 февральдә була, чара 9:00 сәгатьтә Уфа шәһәре, Октябрь проспекты, 81 йорт (AZIMUT отель Уфа) адресы буенча башлана.
- Контракт системасы турындагы законнар даими үсә һәм камилләшә. Быел заказчылар һәм тәэмин итүчеләр эшчәнлеген җайга сала торган яңа закон нормалары үз көченә керә. Барысына да белем алырга һәм алган белемнәрне эштә кулланырга киңәш итәбез, - дип билгеләде Башкортстанның Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлшат Арсланова.
Семинар программасына түбәндәге мәсьәләләр кертелгән:
- 2023 елда сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында Русия Федерациясе законнарының төп үзгәрешләре;
- дәүләт режимын кулланып, электрон процедуралар уздыруга карата шикаятьләрне карау үзенчәлекләре;
- Русия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең контроль субъектларының гамәлләренә карата шикаятьләрен карау практикасы.
Ахырда катнашучылар сораулар бирә алачак.