+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 февраль 2023, 10:46

Финанс белемегезне арттырыгыз!

Башкортстан Финанс министрлыгы хәбәр иткәнчә, 16 февральдә Башкортстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге хезмәткәрләре коммерция банкларындагы хезмәттәшләре белән берлектә гражданнар өчен финанс белемен арттыру буенча вебинар үткәрәчәк.

Финанс белемегезне арттырыгыз!Финанс белемегезне арттырыгыз!
Финанс белемегезне арттырыгыз!

- Чара финанс хәвефсезлеге һәм грамоталы финанс тәртибе мәсьәләләре буенча халыкның киң катламнарының мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлтелгән. Онлайн форматтагы вебинар файдалырак мәгълүмат бирә, чөнки аңа, офистан яки йорттан чыкмыйча, теләсә кайсы торак пункттан кушылырга мөмкин. Теләүчеләр үз сорауларын бирә һәм эфир вакытында экспертлар җавапларын ала алачак, - дип билгеләде республиканың финанс министры урынбасары Нелли Бердина.

Вебинар барышында Русия Банкының Башкортстан буенча бүлегенең икътисад бүлеге әйдәп баручы икътисадчысы Анна Каменева дистанцион каналларны финанс хезмәтләреннән файдалану нигезләре турында сөйләячәк. Интернет-банкинг һәм мобиль банкинг турында Башкортстан банкының түләү системалары һәм исәп-хисаплары бүлеге әйдәүче икътисадчысы Наталья Соловьева банк карталарын ничек хәвефсез файдаланырга кирәклеген хәбәр итәчәк. ПАО Сбербанк Башкортстан бүлекчәсе идарәсе башлыгы Алинә Хуҗагалиева мошенниклардан ничек сакланырга икәнен аңлатачак.

Башлана 14.00 сәгатьтә. Катнашу бушлай. Шушы сылтама буенча керә аласыз: [leech=https://cbr.imind.ru/.]https://cbr.imind.ru/[/leech]. Вебинар коды: 431-225-383. Пароль таләп ителми.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас