+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 февраль 2023, 13:50

Икътисадка һәм социаль өлкәгә ярдәм чаралары каралды

Премьер-министр Андрей Назаров Башкортстан Хөкүмәте утырышында икътисадка һәм социаль өлкәгә ярдәм итү буенча яңа федераль чаралар турында сөйләде.

Икътисадка һәм социаль өлкәгә ярдәм чаралары каралдыИкътисадка һәм социаль өлкәгә ярдәм чаралары каралды
Икътисадка һәм социаль өлкәгә ярдәм чаралары каралды

-Русия Хөкүмәте туристлык тармагына ярдәм итүнең тулы бер комплексын кабул итте. Бу максатларга 1,5 млрд. сумга якын акча җибәрү планлаштырыла. Федераль акчаларны алучылар исәбенә безнең республика да керә.

Шәһәр үзәгенең туристлык кодын проектлау программаларын гамәлгә ашыру өчен 209 млн. сумга якын акча каралган. Быел тагын 149 млн. сум туристик инфраструктураны үстерүгә юнәлтелгән иҗтимагый инициативаларга ярдәм итү өчен, шулай ук кемпинглар һәм автокемпинглар булдыру өчен алырбыз.

Эшкуарлык һәм туризм министрлыгыннан билгеләнгән вакытта бүлеп бирелгән федераль акчаларны тулысынча үзләштерүне тәэмин итүен сорыйм, - диде Андрей Назаров.

Сәнәгать продукциясен җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр алырга мөмкин булган компенсация түләүләре күләме 300дән 500 млн. сумга кадәр арта. Бу чаралар транспортлауга чыгымнарны каплау өчен каралган. Моннан тыш, урман сәнәгате продукциясен ташуга чыгымнарны компенсацияләүнең күләме 80ннән 100 процентка кадәр арта. Әлеге карарлар «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында кабул ителде.

Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектларның җиденче өстәмә Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләргә 7 млрд. сумнан артык акча юнәлтү планлаштырыла. Безнең республика 435 млн. сум алачак.

Федераль дәрәҗәдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү чаралары комплексын формалаштыру дәвам итә. Узган атнада күчемсез милек, җир кишәрлекләре һәм башка федераль милек өчен аренда түләүләрен кичектерү чорын озайту турында карар кабул ителде. Бу өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган эшкуарларга, шулай ук иреклеләргә кагыла. Алар өчен кичектерү бөтен хезмәт чорында һәм ул тәмамланганнан соң тагын 90 көн гамәлдә булачак.

Социаль ярдәм дә арта. Русия Хөкүмәтенең соңгы карарлары нәтиҗәсендә зур булмаган керемле гаиләләр хәзер "ана капиталы"ннан айлык түләүне рәсмиләштерә алачак.

Премьер-министр үзгәрешләр белән бәйле рәвештә Министрлар кабинетының кайбер йөкләмәләрен бирде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас