

Хәбәрне Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов китерә.
- Шикәр җитештерү аграрийларыбызның компетенцияләрен арттыру, яңа технологияләр куллану, яхшы һава шартлары һәм чәчүлек мәйданнарын киңәйтү нәтиҗәсендә артты. Шул ук вакытта республиканың ике шикәр заводы да масштаблы реконструкцияләнде. Инвестицияләр шикәр җитештерүнең куәтен бер ярым тапкыр арттырырга мөмкинлек бирде, - дип билгеләп үтте Илшат Фазрахманов.
«Раевсахар» компаниясе инвестиция проектын гамәлгә ашырды. Әлеге проект производствоны модернизацияләүне һәм шикәр чөгендерен эшкәртү заводының куәтен тәүлеккә 5500 тоннага җиткерүне күздә тота. Ә Чишмә шикәр заводын реконструкцияләү чөгендер эшкәртүнең уртача куәтен тәүлегенә 6 мең тоннага кадәр арттырды.
Фото: pravitelstvorb.ru