

Авыл хуҗалыгы предприятиесенең башкаручы директоры Олег Николаев булачак комплекс территориясендә кирәкле эшләр үткәрелүе, проект документациясен әзерләүләре һәм фундамент салу эшләрен башкарулары турында сөйләде.
Фермада һәрберсе 600 баш терлеккә исәпләнгән ике сыер һәм бозау абзары, саву залы һәм катнашазык заводы булачак. Технологик җиһазларны Белоруссия подрядчысы кайтарып урнаштырачак. Предприятиедә 20гә якын кеше эшләячәк.
Алга таба республика Башлыгы Әлмәс авылында Мерәвешле елгасы аша 21 метр озынлыктагы яңа автомобиль күпере төзелешенең барышы белән танышты. “Дормост” подрядчы оешмасы участогы җитәкчесе Радик Исмаилов иске корылманың авария хәлендә булуы турында сөйләде. Реконструкция кысаларында урындагы транспорт өчен вакытлы юл салынды.
Фото: glavarb.ru