

Социологик сораштыруда республиканың төрле муниципалитетларыннан 800 эшкуар катнашты.
- Башкарылган сораштыруның төп максаты - Башкортстанда бизнесны үстерү факторларын һәм административ киртәләрне комплекслы бәяләү. Алынган мәгълүматлар нәтиҗәсендә, без эшкуарларны нинди мәсьәләләр борчыганын, аларның үз эшчәнлекләрендә нинди кыенлыклар белән очрашуын, үсеш өчен нәрсәләр кирәклеген күрдек, - дип билгеләде Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Ирина Абрамова.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эшкуарларның күпчелеге Башкортстанда бизнес алып баруны хәвефсез дип саный, бу шул исәптән административ басым һәм коррупция дәрәҗәсе кимү белән дә раслана. Респондентларның 80 проценты диярлек үз эшчәнлеге процессында 2022 елда коррупция очраклары белән очрашмаганлыгы турында җавап биргән.
Шулай ук сораштыру нәтиҗәләре буенча, бизнесның урындагы үзидарә органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе ачыкланды. Эшкуарларның 75 проценттан артыгы бизнес-шериф институты барлыгын белә, 52 проценты ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, шуларның 65 проценты уңай хәл ителгән.
Ярдәм чаралары сыйфатында эшкуарлар, барыннан да элек, ихтыяҗны стимуллаштыру, кредит бирүнең лояль шартларын кертү, салым йөкләнешен киметү, аренда буенча ташламалы ставкаларны, бизнесны субсидияләүне атады.
Фото: pravitelstvorb.ru