+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 февраль 2023, 10:15

Матурлык һәм уңайлыклар йорт алдыннан ук башлана

"Башкортстан ихаталары" республика программасы ишегалды территорияләрен комплекслы төзекләндерүне күздә тота.

Матурлык һәм уңайлыклар йорт алдыннан ук башланаМатурлык һәм уңайлыклар йорт алдыннан ук башлана
Матурлык һәм уңайлыклар йорт алдыннан ук башлана

Программаны финанслау түбәндәгечә бара: акчаларның 94% - республика бюджетыннан, 5% – муниципалитет бюджетыннан, 1% – күпфатирлы йорт милекчеләре акчасы.

Әлеге акчага хәвефсез резина өслекле балалар һәм спорт мәйданчыклары, яшелләндерү, автомобильләр кую урыннары, мәгълүмат стендлары, тышкы яктырту, видеокүзәтү, шулай ук кече архитектура формалары булдырыла.

Күпфатирлы йортта яшәүчеләр булачак ишегалды дизайн-проектын үзләре сайлый. Алга таба проектка техник бирем формалаша. Аннары финал проекты гражданнар фикер алышуына чыгарыла, шуннан соң төп эш башлана.

Быел барлыгы 206 ишегалды төзекләндереләчәк. Программаны тормышка ашыра башлаганнан алып, республикада программа кысаларында 1120 ишегалды территориясе төзекләндерелгән.

Туймазы районында ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә җитди һәм иҗади карыйлар.
- Туймазы районын башкаларга үрнәк итеп куярга мөмкин. Биредә спорт һәм балалар мәйданчыклары яңа төр бизәлешләр белән эшләнә. Бүген ишегалды территорияләрендә эшләр план буенча алып барыла. Анда уңайлы парковка, тротуарлар, заманча яктырту җиһазлары һәм видеокамералар урнаштырылачак.

Барлык эшләр дә урындагы хакмиятнең контроле астында алып барыла. Подрядчылар үз эшләрен вакытында башкара, - диде республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йорт ишегалды территорияләрен төзекләндерү бүлеге начальнигы Арсланбәк Хәйдәров.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас