

Благовещенда "OZON" маркетплейсы өчен үзәк төзү планнары турында "Ромекс Групп" компаниясе генеральный директоры урынбасары Константин Томенко сөйләде. Әлеге башлангычны берничә этапта гамәлгә ашырачаклар. Быел төзүчеләр әзерлек һәм монтаж эшләрен башлаячак, ә киләсе елда үзәкнең 60 мең квадрат метрын тапшырырга планлаштыралар. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча проект өстенлекле статус алды.
«РемДизельСнаб» компаниясе генеральный директоры Геннадий Кузнецов автотранспортка хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча җитештерү куәтләрен киңәйтү проектын тәкъдим итте. Предприятие Бәләбәйдә 2021 елдан бирле эшли һәм тракторларны модернизацияләүгә махсуслашкан. Проект кысаларында инвестор өстәмә биналар, технологик җиһазлар һәм төяү машиналары сатып алуга 152 миллион сум бүлеп бирергә планлаштыра. Ярдәм чаралары сыйфатында проект өстенлекле статус алды. Башкортстанның Сәнәгатьне үстерү фонды аны гамәлгә ашыруга ташламалы заем бирәчәк.
Ә «Технопром» компаниясе директоры Айдар Йосыпов Уфаның Дим районында заманча станоклар төзү заводын төзү проекты турында сөйләде. Яңа производствога 332,7 миллион сум кертергә планлаштыралар. Бу 35 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Төбәк җитәкчесе проектны гамәлгә ашыруда уңышлар теләде.
Киңәшмәдә, шулай ук, тернәкләндерү чараларын җитештерүне оештыру буенча социаль юнәлешле проект каралды. Бу башлангычны гамәлгә ашыру турында «Орбита» предприятиесе директоры Марсель Гыйниятуллин сөйләде. Уфа предприятиесе 1992 елдан бирле төрле медицина җиһазлары җитештерә. Хәзерге мәйданчык инде 90 процентка тулган. Ел саен заводта 1 200гә якын медицина аппараты җитештерелә. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә аппаратлар җитештерүне елына 2 400 берәмлеккә җиткерергә планлаштыралар. Кертемнәрнең күләме - 200 миллион сум. Проект өстенлекле статус алды.
Фото: glavarb.ru