+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 Февраля 2023, 03:40

Чор сынауларына бирешми

“Альтернатива” җәмгыяте, санкцияләргә карамастан, пластмасса эшләнмәләре җитештерүне арттыра. Русиягә каршы санкцияләр кысымы арта, шуңа бәйле, партнерлар арасында бәйләнешләр чылбыры какшый, чит илләр җитештерүчеләре үз йөкләмәләрен үтәми, чималга бәяләр үсә – республиканың сәнәгать предприятиеләре мондый шартларга каршы тору юлларын табып, икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү юлына басты. Башкортстан икътисадының үткән ел йомгаклары шул хакта сөйли. Октябрьский шәһәренең сәнәгать җитештерүендә әйдәүче предприятие саналган “Альтернатива” җәмгыяте бүгенге катлаулы чорда да продукция җитештерү һәм аны сату күләмнәрен арттыра алды.

Чор сынауларына бирешмиЧор сынауларына бирешми
Чор сынауларына бирешми

Вәгъдә — иман

Узган елның августындагы Башкортстан Хөкүмәте утырышында “Альтернатива” җитәкчесе Раил Фәхретдинов Көнбатыш санкцияләре шартларында предприятиедә импортны алыштыру буенча эшлекле чаралар күрелеп, яңа төр продукция чыгаруга юнәлеш алынуы турында хисап тотты. Атап әйткәндә, биредә автомобильләр өчен аерым компонентлар, шулай ук аграр тармакка тәгаенләнгән товарлар җитештерү җайга салынды.
Технологик чылбырдагы яңалыкларның тулай продукция күләмендә дә уңай чагылыш табачагы фаразланды.
— 2021 елда “Альтернатива” кулланучыларга 4,8 миллиард сумлык пластмасса эшләнмәләре озатса, быел бу күрсәткечне 5,3 миллиард сумнан арттырырга исәп тотабыз, — дип билгеләде чыгыш ясаучы.
2022 ел йомгаклары буенча предприятие җитәкчесенең Хөкүмәткә биргән вәгъдәсендә торуы, хезмәт коллективының фидакарь эшләве нәтиҗәсендә йөкләмәнең хәтта арттырып үтәлүе ачыкланды. “Альтернатива” тарихында беренче тапкыр ел дәвамында сатылган продукция күләме 5,6 миллиард сум тәшкил итте.

Кыйблалар үзгәрә

Русиянең пластмасса эшләнмәләре базарында ныклы урын тоткан “Альтернатива” үз товарларын БДБ, Евросоюз илләренә чыгаручы эре партнер буларак та билгеле. Санкцияләр кертелү тышкы бәйләнешләргә чик куйды, бу товар әйләнешендә тискәре чагылыш тапты. 2021 елда, мәсәлән, предприятие чит илләрдәге сәүдә партнерларына 470 миллион сумлык товар озатса, хәзер бу юнәлеш тулысынча ябылды.
Әмма Европа базарларына алмашка Якын Көнчыгыш илләрендәгеләр килә. Алар арасында өстенлекле урынны БДБ дәүләтләре алыр, дип фаразлана. Казахстанның пластмасса әйберләрне күпләп сату базалары бу юнәлештә иң ышанычлы партнерлар сафына басты. Атап әйткәндә, илнең иң эре шәһәрләренең берсе Алма-Атада узган ел пластмасса әйберләр белән сәүдә итүче махсуслаштырылган супермаркет эшли башлады. Анда фәкать “Альтернатива”да җитештерелгән товарлар гына сатыла. Озайлы перспективага төзелгән килешүләр сәүдә өлкәсендә бәйләнешләрнең ышанычлы булуына өмет уята.
“Альтернатива”ның генеральный директоры Раил Фәхретдинов сәүдә өлкәсендә бәйләнешләрне янә дә киңәйтүне максат итеп куйды, чөнки халыкара дәрәҗәдәге белгеч буларак, ул пластмасса товарларына ихтыяҗның, мәсәлән, Якын Көнчыгышта елдан-ел үсәчәген фаразлаучы икътисади тикшеренүләрдән чыгып эш итә. Бу юнәлештә “Альтернатива” товарларына Иран Республикасына юл ачу буенча максатлы чаралар планы тормышка ашырыла. Әйтергә кирәк, Октябрьский малтабарының эшлекле тәкьдимнәре республика Хөкүмәтендә дә яклау тапты. Башкортстан эшлекле даирәләренең февральгә билгеләнгән дәүләтара сәфәрендә Башкортстан делегациясенә “Альтернатива” җитәкчелеге дә кертелде.

Үсеш юлында

Предприятие җитәкчесе, хуҗалык эшчәнлегендә бай тәҗрибәгә ия Раил Фәхретдинов — “Альтернатива”ны пластмасса тармагында дөньякүләм компания дәрәҗәсенә күтәрү өчен гаять зур тырышлык салган шәхес. Әйткәндәй, ул бу өлкәдә Русия күләмендә киң танылган белгеч санала, илнең полимер җитештерүчеләре берләшмәсе Советы рәисе вазыйфасын били. Оста һәм тәҗрибәле оештыручы санкция чикләүләрен предприятие файдасына куллану мөмкинлекләрен дә тапкан. Санкцияләр нәтиҗәсендә полимер чималына хаклар Европада ике тапкыр артты, бу Русиядәге бәяләргә дә йогынты ясады.
Мондый шартларда предприятие алдына продукциягә хакларны мөмкин кадәр нык арттырмау мәсьәләсе бөтен җитдилеге белән басты, ә бу инде “Альтернатива” товарларының көндәшлек сәләтенә турыдан-туры бәйле.
– Предприятие тарихында җитештерелгән продукция төрләренең 3 меңнән арткан чорлары булды, — ди бу уңайдан Раил Фәхретдинов. — Полимер чималына хаклар чагыштырмача тотрыклы чагында бу үзен аклап килде, ләкин ихтыяҗ кимегән продукция чыгарудан хәзер файда юк. Икенчедән, хаклар сәясәте үзгәрүчән, шуңа да ассортиментны планлы рәвештә киметү юлына басарга мәҗбүр булдык. Үткән елда җитештерелгән продукция төрләре 1400 данә тәшкил итте. Иң беренче чиратта, бу чыгымнарның кимүендә чагылыш тапты, димәк, аерым төр товарларның хакы да түбәнәйде. Бу уңайдан шуны да белдерәсем килә – пластмасса эшләнмәләре базарында “Альтернатива” товарлары иң арзаны булып кала, без бу тенденцияне киләчәктә саклау өчен бөтен чараларны кулланабыз.
Ассортиментны сорау зур булган яңа төр эшләнмәләр белән тулыландыру буенча да максатлы эш дәвам иттерелә. Бу юнәлештә предприятиедә конструктор бүлегенең әйдәүче көч булып торуы табигый. Аның җитәкчесе А. Н. Куменко әйтүенчә, үткән елда бүлек хезмәткәрләре тарафыннан 95 конструкторлык документациясе әзерләнгән. Бу, әлбәттә, кәгазь эше генә дигән сүз түгел. Конструкторлар хезмәтенең нигезендә яңа эшләнмәне проектлау, аның пресс-формасы сызымнарын һәм ЗD моделен әзерләү ята. Болар барысы да рәсми рәвештә раслангач кына алар пресс-формалар эшләү участогына тапшырыла. Яңа төр эшләнмәне җитештерүгә юл шулай ачыла.
Белгечләр исәпләвенчә, конструкторлар бүлегенең хезмәт нәтиҗәләре тоташ предприятиенең уңышлы эшләвенә этәргеч бирә. Предприятие ветераны, әйдәүче конструктор Әхәт Камалетдинов — яңа төр продукция үрнәкләрен уйлап чыгару юнәлешендә саллы хезмәт салучыларның берсе. Аның “Альтернатива”да хезмәт стажы 30 елдан артык, бу чорда Әхәт Шәрәф улы тарафыннан йөзгә якын пресс-форма эшләнгән, ә бу шулкадәр үк продукция төре дигән сүз. Оста белгечнең соңгы вакыттагы хезмәт нәтиҗәсе – балаларга тәгаенләнгән тәлинкә чыгару өчен ясалган пресс-форма техник яктан камиллеге белән аерылып тора. Әйткәндәй, озакламый сәүдәгә куелачак бу эшләнмәне балалар да яратыр, дигән ныклы ышаныч бар.
Җитештерү күләмнәрен арттыру — “Альтернатива”ның быелгы эш планына да максатлы чара буларак кертелгән. Моңа ирешү өчен төп цехларның техник коралланышын тамырдан үзгәртү күздә тотыла. Аларда эш процессын эзмә-эзлекле автоматлаштыру юнәлешендә тәүге адымнар ясалды – яңа технологик җиһазлар кайтарылды, хәзерге чорда исә аларны көйләү эшләре бара. Предприятиенең икенче мәйданчыгын зур үзгәрешләр көтә — 22 мең квадрат метр мәйданда яңа җитештерү цехлары булдырылачак.

Күргәзмәләр сәүдә челтәрен киңәйтә

Көнбатыш санкцияләренә бәйле, чит илләр сәүдә челтәрләренең Русиядән китүе “Альтернатива” эшләнмәләренә игътибарны кискен арттыруы гаҗәп түгел. Әлеге үзенчәлек пластмассадан халык куллануы товарлары күргәзмәләренең ешрак оештырылуына да китерде, алар Русиядә генә түгел, безгә дус илләрдә дә күпләп үткәрелә башлады.
— Электән килгән гадәт буенча, товар күргәзмәләре, нигездә, көзге чорда оештырыла, — ди “Альтернатива”ның коммерция буенча директоры Павел Грюмов. — Үткән елның көзендә исә “Альтернатива”ны рәсми рәвештә күргәзмәләргә чакырулар көтелгәннән берничә тапкыр күбрәк булды. Шуңа карамастан, мөмкин булганның барысын да эшләп, бер үк вакытта дистәдән артык чарада катнашырга өлгердек.
Алар арасында иң дәрәҗәлесе булып Истанбулда үткән “Zuchex” халыкара күргәзмәсе тора. Ул пластмассадан йорт кирәк-яраклары базарында дөньяда зурлыгы буенча дүртенче санала. Күргәзмәдә Төркия пластмасса җитештерүчеләренең “Альтернатива” товарлары белән аеруча нык кызыксынуы күзгә ташлана. Белгечләр әйтүенчә, моның сере шунда — төрекләр “Альтернатива” эшләнмәләрен күпләп сатып алып, соңыннан аларны җитештерүне үзләрендә җайга салмакчылар икән. Димәк, Октябрьский предприятиесе продукциясе Европа брендына әверелеп бара.
Монан тыш, “Альтернатива” халык көнкүреш товарлары буенча Мәскәүдә оештырылган халыкара берничә күргәзмәдә катнаша. Алар арасында “Балалар дөньясы” дип исемләнгәне бигрәк тә зур уңыш белән үтә. Русиянең күпләп сатып алу базалары белән зур суммаларга контрактлар, озайлы бәйләнешләр булдыру турында килешүләр төзелә. Шул рәвешле, күргәзмәләр “Альтернатива” эшләнмәләрен Европа һәм ил күләмендә танытуга зур өлеш кертә.

Имин йөреп, исән кайтыгыз!

Өлешчә мобилизация буенча “Альтернатива”да эшләүче 80ннән артык эшче хәрби хезмәткә чакырылган. Алар арасында өстенлекне производствода әйдәүче һөнәр ияләреннән слесарьлар, станокларны көйләүчеләр алып тора. Бу җитештерү куәтләренә хәлиткеч йогынты ясамый, чөнки әзерлекле кадрларга алмаш табыла.
Бердәм коллективта моңарчы яшәгән традицияләргә ярашлы, махсус хәрби операциядә катнашучыларга җиткелекле ярдәм күрсәтелә, ул даими төс алды. Хәрби хәрәкәтләрдә ил иминлеге өчен көрәшүчеләрнең гаиләләре дә “Альтернатива” җитәкчелегенең игьтибар үзәгендә тора. Атап әйткәндә, хатын-кызларның хезмәт хакына өстәмәләр билгеләнде, балалар турында да хәстәрлек күрелә.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Октябрьский шәһәре.

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас