+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 февраль 2023, 15:17

“Пищепром” компаниясе җитештерүчәнлекне 25 процентка арттырды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Бүздәк районыннан “Пищепром” предприятиесе үсеше турында фикер алыштылар. Компания "Буздякский" бренды астында соуслар һәм ярымфабрикатлар җитештерү белән шөгыльләнә. Предприятие "Инвестиция сәгате"ндә хупланган инвестпроектны тормышка ашыра.

“Пищепром” компаниясе җитештерүчәнлекне 25 процентка арттырды“Пищепром” компаниясе җитештерүчәнлекне 25 процентка арттырды
“Пищепром” компаниясе җитештерүчәнлекне 25 процентка арттырды

«Пищепром»ның башкарма директоры Гүзәл Козлова сөйләвенчә, җитештерү куәтләрен реконструкцияләүгә планлаштырылган 366 миллион сум күләменнән 250 миллион сум акча җибәрелгән. Өстәвенә, предприятие 30 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме алды.

«Пищепром» продукциясе Русиянең 50дән артык төбәгендә тәкъдим ителгән. Моннан тыш, предприятиедә Казахстан, Беларусь, Азәрбайҗан, Кытайга экспорт поставкалары үстерелә. Планнарда - ассортиментны киңәйтү, әзер ризыклар җитештерү, шулай ук "Домашние запасы" бренды астында продуктлар линейкасын алга сөрү.

Радий Хәбиров әлеге планнарны тормышка ашыруда уңышлар теләде.

- Предприятиенең динамик рәвештә үсүен күрәбез. Киләчәктә дә үсешкә омтылырга кирәк. Республика алга таба да бу юнәлештә тиешле ярдәм күрсәтергә әзер, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Фото: pisheprom-rb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас