+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 февраль 2023, 14:38

"Росреестр" консультацияләр уздыра

"Росреестр"ның Башкортстан буенча идарәсе оешуның 15 еллыгын бәйрәм итү кысаларында МФЦның төбәк мәйданчыкларында күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәвенә һәм кадастр исәбенә алу мәсьәләләре буенча 15 сәгатьлек консультацияләр Бөтенрусия марафонына кушыла.

"Росреестр" консультацияләр уздыра"Росреестр" консультацияләр уздыра
"Росреестр" консультацияләр уздыра

Консультацияләр Уфада 20, 21, 22, 27 һәм 28 февральдә күпфункцияле үзәкләрнең 5 офисында 15:00-18:00 сәгатьтә узачак һәм суммар рәвештә 15 сәгать тәшкил итәчәк. Белгечләр "гараж" һәм "дача" амнистияләре, кадастр исәбе, җир кишәрлекләренә хокукларны теркәү, торак, бакча йортларына, гаражларга һәм торак булмаган тәгаенләнештәге объектларга кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.

Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе Петр Клец билгеләп үткәнчә, күпфункцияле үзәкләргә килүчеләргә милеккә хокукларны рәсмиләштерү буенча юридик консультация кирәк.

- Күчемсез милек белән бәйле теләсә кайсы килешүнең булачак яклары өчен әлеге процессны аңлауга әзерләнә торган документларның тулылыгы һәм дөреслеге, исәп-теркәү процедураларының вакыты мөһим, - дип билгеләп үтте Петр Клец.

Күпфункцияле үзәкләрнең офислары адресларын һәм консультацияләр уздыру графигын сылтама буенча карап була.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас